Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәйдә Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләделәр

"Энергетик" Мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Бүген - 26 апрельдә "Энергетик" Мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукай тууына 135 ел уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Мәдәният сарае каршында эшләүче "Адымнар" татар мәдәнияте клубы үткәрде.
Аны “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәев алып барды. Чарада җирле шагыйрә Фәния Әгъзамова, “Кояшкай“ бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Әгъзамова һәм башкалар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тәслимә белән Фәннур Миннекәевлар исә шагыйрнең “Пар ат”, “Тәфтиләү”, “Әллүки” җырларын аһәңле итеп башкарды.
Бу көнне Мәдәният сарае каршында эшләүче “Зәңгәр песи” рәсем студиясенә йөрүчеләрнең кул эшләре -Тукай әкиятләре персонажлары, "Тукай-безнең күңелләрдә" китап күргәзмәсе кичәгә үзенчәлек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев