Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәйдә “Кышкы әкият” бәйгесе игълан ителде

Һәр елдагыча быел да Зәй районы территориясендәге предприятие, оешма, учреждениеләр тирәлеген Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча бәйге игълан ителде.

“Кышкы әкият” бәйгесен үткәрү тәртибе турында район башкарма комитеты Положениесы дөнья күрде. Әлеге чара бәйрәм атмосферасын тудыру, шәһәр-райондагы архитектур бизәлешне яхшырту, предприятие, оешма, учреждениеләр арасында матурлыкны тудыруга омтылдыру максатында оештырыла.

Бизәлеш берничә категориягә бүленеп бәяләнә: сәнәгать предприятиеләре; кулланучылар базары (сәүдә, туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары); бюджет сферасына караган оешма, учреждениеләр; мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре; торак-коммуналь хуҗалыгы; авыл җирлекләре.

Бәйге барышы массакүләм мәгълүмат чараларында чагылыш таба. “Кышкы әкият”тә катнашучылар үз территорияләренә керү өлешен төрле төстәге утлар белән бизәүгә, чыршы, агачларны бәйрәмчә “киендерүгә”, кар-боздан үз территорияләрендә әкият персонажлары ясап урнаштыруга, тәрәзә, балконнарны матурлауга, Кыш бабай, Кар кызы фигураларын гәүдәләндерүгә, шарлар, уенчыклар белән бизәүгә игътибар бирергә тиешләр. Барлык бизәлешләрнең зәвык белән башкарылуы шарт.
Җиңүчеләр баллар кую белән билгеләнә. Бәйгегә йомгак ясап, бүләкләү тантанасы 2021 елга нәтиҗә ясауга багышланган бәйрәм чарасында булачак. Һәр категориядә берәр беренче урын, икешәр икенче һәм өченче урын билгеләнә. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар дипломнар һәм акчалата премиягә ия булачак. Шулай ук, башкарма комитеттан өстәмә бүләкләүләр оештырылу ихтималы булу турында да искәртәләр.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев