Зәй офыклары

Зәйдә "Туган ягы кирәк кешегә" фестивале бара

Зәй китапханәләре ачык һавада фестиваль оештыра.

Мондый чара өченче елын оештырыла. Агымдагы елда ул Зәйнең 370 еллыгы уңаеннан "Туган ягы кирәк кешегә" шигаре астында уза. Бу көннәрдә ул Сармашбаш авыл китапханәсендә оештырылды. Аны китапханәче Тәнзилә Садыйкова тиешле югарылыкта оештырды. Бу эшкә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр дә катнашты. Фестиваль Татарстанның шагыйрь, композитор һәм галим Разим Вәлиуллинның "Ике авыл - игез туган" җыры белән башланды. Җыр Сармашбаш һәм Кәдек авыллары, аның үткәне, тырыш кешеләре турында. Туган авылың турында җыр булу нинди горурлык ул?!
Фестиваль барышында Фәнис Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә!" һәм сармашбашлы Рәйхана апа Хайдарованың “Сармашым – матур төбәк” дигән шигырьләренә флешмоб ясалды. Әлеге күмәк чыгышта Югары Мәлем һәм Сарсаз Баграж китапханәчеләре дә катнашты.
Туган як... Туган җир... Әлеге төшенчәләр һәркемгә кадерле, якын. Һәр авылның үз тарихы бар. Сармашбаш авылына Сармаш атлы карт нигез салган дигән фараз яши. Авыл башында инеш башланганга Сармаш сүзенә баш та өстәлгән. Авыл тарихын сәхнәләштерү фестивальнең йөзек кашы булды. Сармаш карт образын Муса Кашапов чынбарлыктагыча ачып бирә алды. Сармаш карт бирегә килеп утырганнан соң, яшәүчеләр арта бара.
-1870 елда халык санын алу күрсәткечләре буенча Сармашбашта 259 кеше яшәгән булган, –ди китапханәче Тәнзилә Садыйкова.
Авыл төрле чорлар, түнтәрелеш, сәяси золым елларын кичә. 1920 елда биредә күмәк хуҗалык төзелә. "Кызыл юл" колхозы төзелү күренешен сармашлылар оста, җанлы итеп күрсәтә алдылар. Ә инде шанлы Бөек Ватан сугышы башланган мизгел кемнәрне генә тетрәндермәде икән?! Ирләрен сугышка озату күренеше, уф алла арбалары тартып колхоз эшенә йөргән хатын-кызлар халәте йөрәкләргә үтеп керде. Йөрәк өзгеч итеп уйналган әлеге күренешләрдән күпләрне тетрәнде. Сугыш бетеп, илне торгызу еллары... Сабан туена әйбер җыю күренеше боеккан күңелләрне күтәреп җибәрде. Шунысы игътибарга лаек. Сармаш тарихын чагылдыру күренешендә җирлек башлыгы Расим Фәсхетдинов үзе уйнады.
Сармашбаш - күренекле якташларга бай төбәк. Чараны авылдаш язучылар Разим Вәлиуллин һәм Мәслахетдин Кашапов иҗатлары белән кыз туганнары Кадрия Гыйльманова белән автоклуб җитәкчесе Сиринә Хөснетдиновалар таныштырды, аһәңле итеп шигырьләрен укыдылар. Форсаттан файдаланып, Нурия Сафина, Рәзилә Камалиева белән Наилә Миңнуллиналар үз шигырьләрен сөйләделәр. Башка язучылар иҗатына да урын бирелде: малай-кызлардан Камилә Гыйниятуллина, Зәйнәп Шәфигуллина, Югары Мәлемнән Айбулат Хәбриев һәм Сарсаз Баграждан Алексей Максимовлар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Чара тамашачыны җәлеп итәрлек мизгелләргә дә бай булды. Элекке киемнәргә дефилены матур итеп Фәридә Ахунова белән Венера Сафиналар күрсәтте.
Авыл кул эше осталарына да бай. Йолдыз Красовская - шундыйларның берсе. Ханым сәйләннәрдән эшләнгән чәчәкләре турында бәян итеп, мастер класс та күрсәтте.
Күргәзмәләрне матур чигешләре белән дан тоткан Кифая апа Галләмованың эшләре бизәп торды.
"Фотоларда - авылым тарихы" стенды күпләрдә кызыксыну уятты. Күпләр алардан үзләрен таныдылар. Газета битләрендәге язмалардан исә олысы-кечесе хәтер-хатирәләрен яңартты.
Шул рәвешле фестиваль бер сулышта игътибарны җәлеп итәрлек, уйландырырлык узды.
-Ачык һавада чаралар башкача кабул ителә икән. Фестивалнең безнең авылда оештырылуына шатбыз, авыл үткәне, якташ язучылар иҗаты белән таныштык, - диләр сармашлылар.

Фото Сармашбаштан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: