Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәйдә Ватан Геройлары көне уңаеннан мәгълүмати танып-белү чарасы узды

Чара барышында "Ялкын" хәрби-патриотик клубына һәм артефактлар эзләү музеена экскурсия оештырылды.

9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне. Бу көнне Ватанны авыр сынаулар сәгатендә саклаган геройларны хөрмәтлиләр. Әлеге дата 1769 елда нәкъ менә шул көнне императрица Екатерина II Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән бәйле рәвештә сайлана.
6 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы, яшьләр эшләре идарәсе белгечләре һәм «Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин Россиягә хезмәт итәм» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү чарасы уздырды.
Чара барышында «Ялкын» хәрби-патриотик клубына һәм артефактлар эзләү музеена экскурсия оештырылды. «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров балаларга һәм ата-аналарга Волгоградтан «Гвардия» отрядының эзтабарлар вахтасы әгъзалары тапкан археологик табылдыкларны күрсәтте.

- Экскурсия тарихи яктан бай булды, балалар һәм өлкәннәр күп кенә кызыклы фактлар белде, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм традицияләре белән таныштылар, дип уртаклашты гаилә һәм балаларга социаль
ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Н.Г. Кисилева.

Фотолар «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев