Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Традицияләрне саклап

Зәйдән Әхмәтҗановлар гаиләсе нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең төбәк этабында лаеклы чыгыш ясап кайтты

Имәнлебаштан Әхмәтҗановлар «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең район этабы җиңүчеләре булган иде.

Алабугада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең төбәк этабы узды.

Анда Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Яр Чаллыдан 9 гаилә төбәк этабында көч сынашты. Бу гаиләләр - үз районнарында җиңүчеләр. Конкурста катнашучылар үзләренең милли ризыклары, концерт номерлары һәм шәҗәрә презентациясе белән таныштырдылар.

Әлеге конкурста Зәй данын Имәнлебаш авылында яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе лаеклы яклады.

Әхмәтҗановлар – Зәй районында билгеле гаилә. Энҗе Габделбәр кызы – Имәнлебаш мәдәният йорты җитәкчесе. Тормыш иптәше Илгиз – атаклы тимерчеләр нәселеннән. Кызлары Ләйсән – күпсанлы иҗади конкурслар җиңүчесе, уллары Илнар – шәхси эшмәкәр, Искәндәр - юрист. Әти-әниләренең горурлыгы булган, тәүфыйклы балалар алар.

- Шәҗәрәбезнең бүгенге буыны булган Әхмәтҗановлар белән борынгы бабаларыбыз горурлана алалар. Без - авылга тамырларыбыз белән туган төбәгебезгә нык береккән нәсел, монда тудык, монда үстек, монда авылдашларыбызга мәдәният хезмәте күрсәтәбез,- дип горурланып сөйли Энҗе ханым.  

Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗанова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, иптәше Илгиз күп санлы мактау грамоталарына ия.

- Авылдашлар хезмәтебезне бәяли белә, аларның ярдәмен һәрчак тоеп яшибез, эшлибез. Үзебез оештырган фольклор ансамбленең чыгышлары авылдашлар өчен генә түгел, республика халкы өчен дә зур бүләк булды. Улларыбыз да җиргә береккән, җиңел юлны сайламыйча тирә-юнь авыллар халкын гына түгел, күрше республикаларны да үстерелгән чебиләр белән тәэмин итә. Илнардан бер тапкыр чеби алганнар, башка җирдән чеби эзләми, чөнки алар нык һәм сәламәт. Моның җиңел юлдан китмичә, үз юлын үзе еруы - борынгы Әхмәтҗановлар нәселенең чагылышы, лаеклы дәвамы дип әйтергә тулы нигезебез бар, - диләр Әхмәтҗановлар.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең төбәк этабында Әхмәтҗановлар леклы чыгыш ясады. Чишмә буендагы кичке уеннары дисеңме, колмаклы ипи пешерү буенча мастер-классмы, тәмледән тәмле ризыклы мул табынмы – барысы да жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нурлыбанат апа чыгышы аеруча зур игътибарга лаек булды, аңа сәхнәдә махсус приз бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев