Зәй офыклары

Зәйлеләр - "Изге Болгар Җыены"нда

Җыенда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 160 кешедән торган делегация катнаша.

21 майда "Бөек Болгар" музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены" узачак. Кунакларны бәйрәмдә өйлә намазы, милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры, татар токымлы атларны күрсәтү, лекцияләр һәм күргәзмәләр көтә.

Быелгы "Изге Болгар җыены" программасы бай булачак. Төрле мәйданчыкларда урта гасыр каралаларын әзерләү һәм гарәп каллиграфиясен өйрәнү технологиясе буенча лекцияләр, мастер-класслар үткәрү, барлык музей комплекслары ачылачак һәм яңа экспозицияләр тәкъдим ителәчәк. Билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры финалы шулай ук Исламның 1100 еллыгын бәйрәм итү көнендә узачак. Өйлә намазыннан соң Җәмигъ мәчетендә кунакларны концертка чакырачаклар.

Җыенга Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә өч автобуста 160 кешедән торган делегация барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: