Зәй офыклары

Зәйлеләр телне спектакльләр аша үстерә

Зәй районында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәдәният идарәсе тарафыннан “Тел бишеге - театр” дип исемләнгән театраль фестиваль игълан ителде.

Күркәм фестивальне Югары Мәлем  мәдәният йорты үзешчәннәре башлап җибәрде. 15 гыйнвар  көнне “Балкыш” халык театры һәм балалар “Шомбай” театрына йөрүчеләр Галыймҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык-әбием” дигән ике пәрдәлек  әкият-тамаша күрсәттеләр.

 Спектакльне мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары  Резеда Гомәрова  рәислегендәге жюри бәяләде.

 Тирән мәгънә салынган әкияти әсәрнең эчтәлеген  үзешчән артистлар ачып бирә алды. Залдагы тамашачы авыру ананы (Лилия Сибгатуллина) чын күңелдән кызганды. Кыю, батыр Нәзиргә (Фидан Насиров) сокланып көч биреп торды. Сәрби әбинең (Тәслимә Солтанова) сабыр акылына сокланды. Убырлы карчык (Миләүшә Хәйруллина) белән бергә шомланды, Айсылуга (Элина Трофимова)  кушылып көлде.

 Әйләнүче  сәхнә спектакльдәге күренешләрне тиз алыштырырга ярдәм итә, өйне урман аланына тиз генә әйләндерә дә куя.

- Әсәрне сәхнәгә куяр өчен күп кешенең көче керде. Сәнгатьне үз итүчеләргә, ярдәм итүчеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәт, -ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Мәлемлеләрнең аягы җиңел булыр дип ышанып калабыз, фестивальдә катнашучыларга уңышлар телибез!

Миләүшә Хәйруллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: