Зәй офыклары

Зәйнең "Адымнар" командасы Мамадышта узган “Аулак өй - баттл”ның җиңүчеләре булды

Мамадышта республикакүләм "Аулак өй – баттл" бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Аның җиңүчеләре республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукына ия.

Кичә - 18 майда Мамадыш шәһәрендә республикакүләм "Аулак өй – баттл" бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Анда Зәй командасы да катнашты һәм җиңү яулады. Бәйрәмнән алган тәэсирләре белән "Теремкәй" бакчасы туган тел тәрбячесе Илсөяр Шәяхмәтова уртаклашты:

 "Очраштыра, таныштыра, кавыштыра аулак өй....

Нәкъ шушы шигъри юллардан башланып китте “Аулак өй баттл - 2022” республика проектында катнашучы Зәй җыелма командасының визиткасы. Мамадыш шәһәрендә узган әлеге проект районнарыбыз мәдәният йортларында шаулап-гөрләп уза.  Гөрләмәслек тә түгел шул, чөнки команда составына кергән барлык катнашучылар да шигъри җанлы, эмоциональ, оста җырлаулары, биюләре белән шаккатыра. Әле алай гына да түгел, алар оста такмак язучы да һәм язган такмакларын оста итеп башкаручылар да.

Зәй командасы нәкъ менә шундый талант ияләреннән торды да инде. Команданың исеме - “Адымнар”.  Кызлар һәм егетләребез төрле һөнәр ияләре, ләкин аларны татар теленә, аның тарихына, әдәбиятенә  һәм мәдәниятенә мәхәббәт берләштерә. Менә безнең Зәй  районы данын яклаучы кызларыбыз һәм егетләребез:

"Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче "Адымнар" клубы җитәкчесе, команда капитаны Фәннур Миннекәев, "Салават күпере" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Венера Алексеева, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Әгъзәмова, Түбән Биш урта гомум мәктәбе татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Илзирә Әхмәтвәлиева, "Энергетик" Мәдәният сарае костюмнар бүлеге мөдире Тәслимә Гәрәева, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Рәфисә  Гатиатуллина, Кадер мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Садыйкова, "Шатлык" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова, "Теремкәй"  балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова, "Тату гаилә" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Рәйсә Шушарина, Түбән Биш мәктәбе татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шиһабетдинова.

Жюри составында эшләгән Халидә Харисова һәм Фәния Әгъзәмова да үз эшләренең чын осталары булдылар. Җанатарларыбыз Лилия һәм Гөлнара да командага көч биреп тордылар.

Әлеге проектнын авторы Сәрия Закирова әйтеп узганча, проектның төп максатлары — ата-бабалардан килгән бай мирасны саклау белән бергә аулак өйләрдә, милли бәйрәмнәрдә башкарылучы җырлы-биюле уеннар аша туган телгә, мәдәниятебезгә хөрмәт уяту.

"Адымнар"  командасы барлык биремнәрне дә төгәл үтәде һәм көндәшләре - Мамадыш районы  командасы алдында югалып калмады. Алар кәгазьгә бүлеп язылган сүзләрдән шигырь язып, аның авторын дөрес итеп әйттеләр. Тиз арада такмак язып, аны гармунга кушылып җырладылар, йөзек салу уенында да сәләтләрен күрсәттеләр.

Бу чарада катнашучылар Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, проект җитәкчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган сертификатлар белән бүләкләнде. Талантлы Зәй җыелма командасына “афәрин” диясе генә кала."

Илсөяр Шәяхмәтова.

Илсөяр Шәяхмәтова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: