Зәй офыклары

Зәйнең Җиңү бульварында Ватан каһарманнары көне уңаеннан чәчәкләр куйдылар

Бүген - 9 декабрьдә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә.

Зәйнең Җиңү бульварындагы Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов, Николай Майков, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев бюстларына чәчәкләр куелды.
Бүген - 9 декабрьдә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә.
9 декабрь датасы Ватан каһарманнары көне итеп очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак XVIII гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина II яңа сугышчан бүләк – Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була. Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.

Президент Указы белән Ватан каһарманнары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Ватан каһарманнары көне уңаеннан традиция буенча шәһәрнең Җиңү бульварындагы геройларыбыз бюстлары куелган аллеяда митинг узды. Анда мәктәп укучылары, яшьармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашы.
-Батырларның даны мәңгелек. Без аларны онытырга тиеш түгел. Илебезнең меңләгән каһарманнары арасында безнең якташларыбыз да бар. Алар белән без горурланабыз, - диде чыгышында хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
“Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, чыгыш ясап, мәшһүр якташларыбызның исемен зур горурлык белән атыйбыз, аларның батырлыгы балаларда һәм яшьләрдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү өчен бәрәкәтле җирлек булып тора. Ватан Каһарманнары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау - безнең бурычыбыз, диде.
Митингта катнашучылар Ватан каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алдылар, Григорий Ларионов, Николай Майков, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев бюстларына чәчәкләр куйдылар.
Яшьармиячеләр каһарманнар исеменә тугры калырга, илебез патриотлары булып үсәргә вәгъдә бирделәр.

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: