Зәй офыклары

Зәйнең "Кояшкай" балалар бакчасында "Ак тасма тагыйк" акциясе үтте

Зәйнең "Кояшкай" балалар бакчасы педагоглары һәм балалары, шәһәр урамнарына чыгып, Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Ак тасма тагыйк" акциясе үткәрде.

1992 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.
Ак тасма - инвалидларга карата бердәмлек символы буларак кабул ителгән. Ак тасма тагып, һәркем сәламлекләрендә тайпылышлар булганнар белән бердәм булуын күрсәтә.
Ак төс - шәфкатьлелек һәм игелеклелек төсе. Гомумән, дөньяда барлык игелекле акцияләр нәкъ менә ак төс белән бәйле.

- Күп кенә илләрдә "Ак тасма тагыйк" акциясе инде традициягә әверелде. Быел без бу акциягә кушылырга булдык. Акция ярдәмендә без балаларыбызда мәрхәмәтле булу  һәм игелек кылып яшәү теләге уяныр, дип ышанабыз. Без барыбыз да инвалидлар турында бу көнне генә түгел, ә ел әйләнә истә тотарга тиеш, - дип уртаклашты "Кояшкай" бакчасы тәрбиячесе Венера Сәмигуллина.

- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата битараф калмагыз, аралашыгыз, аларның нәрсәгә мохтаҗ икәнен белегез. Ә сез таккан ак тасмалар мохтаҗ кешеләргә һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булу билгесе булсын", - дип балаларны чакырды акция барышында тәрбияче Миләүшә Төхбәтова.

Фотолар "Кояшкай" бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: