Зәй офыклары

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә студентлар көнен билгеләделәр

Программа видеороликлар, "Тулай торк", "Китапханә", "Билет ал", "Зачетка", "Стипендия" һәм башка конкурслар белән үрелеп барды.

25 гыйнварда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә студентлар көне уңаеннан "Татьяна көнендәге кебек" дип исемләнгән конкурс оештырылды. Чарада политехник колледж студентлары катнашты. Китапханәчеләр әлеге көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Программа видеороликлар, "Тулай торк", "Китапханә", "Билет ал", "Зачетка", "Стипендия"  һәм башка конкурслар белән дәвам итте. Соңыннан студентлар бергәләп караокега җырлады.

Фотолар китапханәдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: