Зәй офыклары

Зәйнең татар гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Татар гимназиясе педагоглары, укучылары һәм әти-әниләре республикада - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, районда Туган як елын ачуда катнашты.

Татарстан Президетны Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2021  ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан гимназиядә 26 гыйнварда  елны ачу тантанасы узды. Әлеге чарада  барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.   Иртән укучылар һәм укытучыларны төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар   каршы  алдылар. Һәр сыйныф укучысы мәктәп формасында  татар орнаменты булуы  белән  аерылып торды, татар егетләренең башларында  түбәтәйләр  иде.Тәнәфесләрдә татар моңы яңгырады,башлангыч сыйныф укучылары милли уеннар уйнады.

Милли киемнәрдән курчаклар күргәзмәсен дә укучылар кызыксынып карады. Сыйныфларда  тематик елга багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар елның исеме, Указы, логотип  һәм күп санлы күргәзмәләр белән таныштылар.

  • Зәебездә 2021 нче ел Туган як елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, шәһәребезнең иң матур ял итә торган урыннарының берсе булган Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы  макетларыннан күргәзмә оештырдык. Әлеге эшләрне балалар әти-әниләре белән бергә башкарды һәм һәркемдә зур кызыксыну уятты, – дип сөйләде гимназия директоры Ленар Әхмәтҗанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: