Зәй офыклары

Зәйнең "Тату гаилә" бакчасы Яңа елга бизәлә

Узган ел Зәйнең "Тату гаилә" бакчасы "Кышкы фантазия" конкурсында өченче призлы урын алган иде.

Зәйдә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм мохите тудыру, территорияләрнең архитектур йөзен яхшырту, төзекләндерү ниятеннән күп еллар шәһәр-район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында "Кышкы әкият"  конкурсы уза.  Аңа быел да күпләр теләп кушылды инде.

"Кышкы әкият" конкурсында "Тату гаилә" бакчасы ел да уңышлы чыгыш ясый. Зәйнең үзәк Ленин урамында урнашкан бу бакчаны бизи башладылар инде.

- Без ел саен "Кышкы әкият" шәһәр конкурсында катнашабыз. Узган ел без шәһәр бакчалары арасында призлы өченче урын яуладык, - ди бакча мөдире Мария Петрякова.

Бакча хезмәткәрләре биләмәне бизәүгә җитди якын килә. Тәрәзәләрне кәгазьдән ясалган кар бөртекләре белә бизәделәр. Кичен шәһәр урамын ямьләп бакча аллы-гөлле утлар белән янып, бәйрәм якынлашуын сиздереп тора.

- Безнең бакчага сәламәтлекләрендә төрле тайпылышлар булган балалар йөри. Аларга эстетик тәрбия бирүгә без һәрвакыт әһәмият бирәбез. Бакчабыз матур булсын, әти-әниләрнең, балаларның кәефен күтәрсен дибез, - ди Мария Юрьевна.

Фотолар "Тату гаилә" бакчасыннан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: