Чарага "Каенкай" бакчасыннан балалар чакырылды.
19 майда туган як тарихын өйрәнү музеенда "Пионерия иленә 100 ел" дип исемләнгән чара узды. Аңа "Каенкай" балалар бакчасыннан малай-кызлар чакырылды.
- Балалар пионерларга кагылышлы атрибутлардан быргы, барабан, пионер галстугы, пилотка, билгеләр, байрак, вымпел, фотографияләр, пионерларның тантаналы ант текстлары белән танышты, - ди туган як тарихын өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре Жанна Носова.
Фотолар музейдан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз