Зәй офыклары

Зәйнең “Укучының мәдәни көндәлеге" проектының район туры җиңүчеләре билгеле

“Укучының мәдәни көндәлеге" башлангычы - республикабызның уникаль табышы.

“Укучының мәдәни көндәлеге" проекты җиде ел инде гамәлдә.  Менә  шул дәвердән китапханәләрдә, шул исәптән Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең балалар бүлегендә башлангыч сыйныфлар өчен берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла. Шул рәвешле “Укучының мәдәни көндәлеге" башлангычы - республикабызның уникаль табышы. Проект соңгы елларда  барлык башлангыч сыйныф малай-кызларын колачлый бара.

Бу көннәрдә бәйгенең 2021-2022 уку елы республика проектының район этабына нәтиҗә ясалды. Әлеге уку елында проектның иң актив катнашучылары булып шәһәребезнең 6нчы мәктәбеннән Булат Нәфыйков (I Б классы), 7нче мәктәптән Ралина Гайнетдинова (II  Г классы), 6нчы мәктәптән Елена Якимова (III класс), 4нче мәктәптән  Диләрә Йосыпова (IV класс). Диләрә булдыра, аның әлеге бәйгедә берничә ел инде үзен сынавы. Быелгы исемлектә проектта гайре яңа катнашучылар күренә.

- "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты район укучыларын үзенә җәлеп итә бара, монда ата-аналарның өлеше зур,  - ди балалар эше буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.

Алда - проектның республика этабы. Зәй укучыларына уңышлар юлдаш булсын.

Фотода җиңүчеләрнең берсе - Ралина Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: