Зәй офыклары

Зәйнең “Заиночка” ансамбле грантка ия булды

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараеның “Заиночка” хореография ансамбле иҗат проекты белән республикакүләм бәйгедә катнашып, грант отты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада күптеллелекне саклауга юнәлдерелгән проектлар һәм чаралар конкурсы игълан ителгән иде. Һәм менә нәтиҗәләр билгеле булды. “Милли музыкаль-хореография сәнгатен, халык музыкаль традицияләрен популярлаштыру, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проект” номинациясендә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараеның “Заиночка” хезмәт ветераннары хореографик ансамбле җиңүче булып танылды. Коллективның җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина.

“Заиночка” ансамбле 2018 елда оешты, аңа хезмәт ветераннары һәм лаеклы ялдагы зәйлеләр йөри.    Коллектив   районда һәм “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырылучы барлык чараларда катнаша.  Репертуарында Татарстанда яшәүче халыкларның биюләре булган ансамбль балалар һәм яшьләр арасында республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен пропагандалый. Шулай ук ансамбль  төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, хезмәт ветераннары арасындагы «Балкыш» республика фестивале, «Артхурон-Владикавказ» Халыкара этнография фестивале, «Алтын мәйдан - Кырым» Халыкара фольклор фестиваль-конкурсында безнекеләр чыгышы югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды.

“Откан грант акчасына “Заиночка” бию коллективына сәхнә костюмнары тектерелеп,   аяк киемнәре сатып алыначак. Җиңү яулаган ансамбльгә киләчәктә иҗади үсеш һәм зур җиңүләр телибез!”-ди “Энергетик” Мәдәният сарае директоры Светлана Ревина.

Фото "Энергетик" Мәдәният сараеннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: