Зәй офыклары

Аңламассың, әллә канун, әллә яңа акция

Җирле шагыйрь Флүн Разов безгә бүгенге көн кадагына туры килгән бер шигырен җибәрде. Сез дә аны укып, нәтиҗә ясагыз, уйланыгыз әле.

Яңа сүз
“Ковид” дигән вирус йөри
Кала урамнарында:
Курыкмый ул яңгырлардан,
Салкын буранардан да.
Кая тели – шунда керә,
Ияреп кешеләргә:
Офисларга, мәктәпләргә,
Өйләргә, кибетләргә.
Төкереп бирә сихерләргә,
Догалар-даруларга:
Үзе тигән һәр кешене
Өлгерә агуларга.
Бармакча, битлек кияләр
Сакланырга кешеләр:
Карт-коры өйдә утыра,
Юк хәзер күрешүләр.
Бүген кими, иртәгә арта
Чирләүчеләр саны:
Вирус булган, бар, булачак –
Бетереп булмый аны.
Яңа сүз керде сөйләмгә-
“Самоизоляция”:
Аңламассың, әллә канун,
Әллә яңа акция.
Флүн Разов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: