Зәй офыклары

Ап-ак карлар - кышның салкын билгесе

Җирле шагыйребез Мәслах Кашаповның кышка багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Ап-ак карлар, ап-ак карлар -
Кышның салкын билгесе.
Бураннарны бураттыра
Салкыннарның җиллесе.
Түшәп сала кар көртләре,
Җиргә калын юрганын.
Яз көннәре җылытуга,
Ачып куя торганын.
Җир йөзе ак, ак урман, тау,

Кышкы көн тынып калган.
Табигать тә салкыннарда,
Изрәп йокыга талган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: