Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Авыл яшәр, исән генә булсын авыл хатыннары

Югары Баграждан Цыгановлар архивыннан Анатолий Цыгановның (мәрхүм) шигырьләре белән таныштырабыз. Аның "Авыл хатыннары" дигән шигыре уңган-булган, тапкыр авыл хатыннарына багышлана.

Авыл хатыннары
Ай-һай, болай бармас иде дөнья,
Бер ир-аты гына тартса аны.
Авылларда дөнья кендекләре –
Авыл хатыннары.
Малын карар, мичен җанландырыр,
Пәрдәләрен ачып кара таңның.
Ир-ат белән бергә эшкә китәр
Авыл хатыннары.
Тапкан малын саклап тота белер,
Тигез итеп бүлә белер барын.
Сый-хөрмәте белән куандырыр
Авыл хатыннары.
Тәти күлмәк бәйрәмнәрдә генә,
Бәйрәме дә хәзер сирәк аның.
Бәйрәм итсә, итә белә, каһәр,
Авыл хатыннары.
Такмак җырласалар, кызарынма,
Биегәндә түзсен гармуннарың.
Юк, каратмас, парень, ирен читкә
Авыл хатыннары.
Ярый әле янәшәдә – бу зат,
Киң күңелле, дәртле, кайнар җанлы.
Авыл яшәр, исән генә булсын
Авыл хатыннары.

 

Фото Югары Баграж мәдәният йортыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев