Зәй офыклары

Диләрә Булатованың "Соң түгел!" әсәреннән өзек тәкъдим итәбез

Әлеге повестьны тулысы белән "Соң түгел" китабыннан укырга мөмкин. Китап безнең редакциядә сатуда бар.

Әдип таң белән гаражга керде дә, ач кеше табынга йотылып карагандай ашыгып-ашыгып, машинасын урап чыкты. Исән, төп-төзек. Шулай булырын белсә дә, күңел бит әллә кайларга йөгерә: гаражга төшмәгәннәрме, үчләшеп, тәгәрмәчен тишмәгәннәрме... Яңа да үзе, бик кыйммәтле дә булгач, аерата кадерле шул. Гараждагы сыңар лампочканың сүрән яктысы да яшерә алмый: тәрәзәләре, номерлары көзге кебек ялтырап тора. Аларны йомшак чүпрәк белән сөртеп чистарткандай итте. Башын кырын салып, берникадәр вакыт машинасына сокланып карап торды. Елкылдап торган кап-кара, өр-яңа «Форд» яхшы нәсел айгырымыни! Яратып, аның ишеген сыпырды. Ир канаты - ат, дигән борынгылар, ә бүтән безнең канат - машина дип уйлап куйды.
Ул кечкенә чакта әтисенең аты бар иде. Үзенеке түгел инде - колхозныкы. Тик әтисе бригадир булгач, ул ат ел әйләнәсендә аларньң абзарында асрала иде. Кушаматы - «Кашка». Әдип Кашканы карап, тугарып, атланып йөреп үсте. Исендә: алтынчыда укыганда, колхоз Сабантуенда ул шул Кашка белән иң алдан килгән иде!
Инде авылда сыңар ат та калмады, ат абзарын сүтеп аттылар, малкайларньң кайсын кая озаттылар. Атлар гына түгел, авылның җир җимертеп эшли торган уңган ир-атлары да 90нчы елларда чебен үрынына кырылды. Кайсы авырып, эштән чыгып егылды, кайсыньң башына ялган аракы җитте. Алар белән авылньң яме бетте, чалгы чыңнары тыңды, көтүләр чыкмый башлады, фермаларны сүтеп, кирпечләрен, плитәләрен районның көчлерәк колхозларына ташыдылар. Аның әтисе Гаяз да шул шаукымлы елларда язгы чәчү вакытында кинәт вафат булды. Әлеге дә баягы, колхоз эше дип янып, чабып йөргән җиреннән. Бер яшь механизатор, ялгышыпмы, эчкән баштанмы, бодай басуы уртасына килеп, әллә ничә буй көнбагыш чәчкән. Шуңа йөрәге кубып кайтып керде, сорап алып, бер чүмеч салкын кое суы эчте һәм күкрәген тотып, аяктан егылды.
Әдип янә машинасын әйләнеп чыкты. Тәгәрмәчләргә күз салды. Өр-яңа тәгәрмәчләр, юлга чыгарга ашкынып, ажгырып торалар сыман. Их матуркай, елгыркай! Дөрес, кредитка алырга туры килде үзен. Биш ел буе түлисе булачак, процентлары белән арттырып. Аның каравы, бүтен үк утыр да йөр.
Кар ява, жил чыкмакчы, себертергә җыена. Гөлчәчәк кыстый торгач, быел үз турларына киоск куеп, кибет ачканнар иде алар. Авыл зур, тауар үтә, олы юл буе булгач, үткән-сүткән юлаучылар да туктамый китми. Атнага ике-өч тапкыр Уфага тауарга бара Әдип. Иртән үк барып тормасаң, теләгән тауарың бетеп, сайландыгы гына калырга мөмкин. Тырышмый булмый. Сәүдә эшен яратмыйм, дип иркәләнеп тора алмыйсың. Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми, диләрме әле? Шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салып чыккан әкият йортыдай матур биек йорт та күзгә күренми, үзе балта остасы булып тапкан акча да чыгып кына оча, хатыны тырышып үстергән казларның ите, йоны, акчага әйләнеп, судай ага - барыбер житми. Җан тиреңне түгеп, күпме генә тырышма, хәләл көч белән бик әллә кая китеп булмый икән шул. Ә кибеттән акмаса да тама.
Әлек болай үк тынгысыз түгел иде алар. Ә хәзер дөнья көтәбез, җитмәгәнне җиткерәбез дипме, ашыгудан бушамыйлар. Туганнар, күршеләр белән табыннарга җыелышулар да бетте. Алар белән тормышньң да яме китте сыман. Тормыш яме кешегә түгел, әйберләргә күчте, дип уйлый Әдип. Берәр яңа әйбер алсаң, рәхәт булып китә. Тик бу бәхет, бу рәхәтлек озакка бармый, тагын башка әйберләр кирәк була башлый... Әнә, залдагы диван искергән, яңасын аласы бар, машина кредитын тизрәк түләп бетерергә иде, кибетне зурайтканда, шәп булачак, балаларны алда БДИ көтә - район үзәгенә репетиторга йөртә башларга кирәк...
Кая анда туган-тумача, кая инде күрше-күлән! Алар түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга вакытлары юк. Җитмәсә, соңгы арада татулыклары югалып тора. Ир дигәнеңә ризыкны да үзенә жылытып ашарга калды. Ә хатын дигән кешегә сүз дә дәшеп булмый - дөрт итеп кабынып китәргә, еларга, тиргәшергә генә тора.
Кайчан башланды сон бү жайсызлыклар?
Бик матур гына, авылда бер итеп туй ясап өйләнешкәннәр иде югыйсә. Тәүдә Әдипләрдә төп йортта яшәделәр. Ул елларны Гөлчәчәк телсез-тешсез, уңган килен иде. Үзе чибәр. Озынча да, түгәрәк тә түгел, килешле йөз-бит, борын очларында сөйкемле булып - сипкелләр, яшькелт-соры күзләрендә шаян очкыннар биешә. Бал кортыныкыдай неп-нечкә бил. Купшы киенә. Гәүдәгә никадәр кечкенә булса, шүлкадәр тынгысыз: бер минут та эшсез утыра белми. Атлап түгел, йөгереп, юк, очып дигәндәй йөри. Әнә шул ашыгуы сәбәп булдымы, көтелмәгән бәлагә тарыды үл.
Өч ел элек, көзге якта, әбиләр чуагында булды бу аяныч хәл. Хатын ул көнне түбән очка, әниләренә хәл белергә киткән иде. Балаларны ияртмәде, алар өйдә калды. Әдип ул көнне, кышка кергәнче дип, капка баганаларын төзәтеп булашты. Бер тимер багана кыйшайганрак кебек иде. Аны суырып алып, чокырын тирәнәйтеп, яңадан цементлап, измәгә утыртмакчы булды. Кичкә эшен тәмамларга җыенса да, көзге көн алдата, караңгы тиз төште - багананы утырту иртәгәгә калды.
Урам баганаларында ут үткән кыштан үк янмый – айсыз-йолдызсыз, дөм караңгы көзге төн. Әниләреннән кайтып килгән Гөлчәчәк шул чокырга егылып төшкән. Чокыр өстенә капланган такталар, калайлар нишләптер ике якка каерылган булган. Хатынының күгәргән-бәрелгән урыннары тиз төзәлде, тик бу хәлне ул бик авыр кичерде, йөрәге кубып, коты алынып калды. Холкы да шуннан соң үзгәрде бугай. «Минем әниләргә китүне өнәмичә, мин кайтуга махсус казып куйгансыңдыр» дип, тузга язмаган шикләр уйлап чыгарды. Үпкәчел, гарьчелгә әверелде. Чокыр сәбәп кенә булгандыр, дип уйлый Әдип. Арадагы татулык айлар-еллар буена сиздерми генә кителә, ишелә барган инде ул...
Хатынының әти-әнисе белән дә аралар бозылды соңгы арада. Бигрәк тә бабасы белән ике арадан кара мәче узды.
Бабаларында бәрәнге утырткан көн иде. Анда эш булса, электән үк шулай куелган: Әдип, Гөлчәчәк, балалар - берсе дә калмый, үзләренә эшләгәндәй эшләшәләр, ярдәмләшәләр. Бу ихатада һәр кадак, һәр бүрәнә таныш аңа. Егерме ел эчендә һәркайсына кияүнең кулы тими калмагандыр. Әби белән бабасын да үз итеп, якын итеп сөйләшә. Тик аның бер гадәте бар: якын кешесенә уйлаганын әйтми кала алмый. Эшләгән кешенең тире чыга, тире белән ачы теле чыга дигәндәй, теле ачы. Чит- кешегә әйтергә кыймый. Ә үзенекеләренә аның төртмә сүзләре эләгеп кенә тора.
Менә ул көнне дә бабасы үзенең гаражыннан иске, тутыгып беткән «Муравей» мотоциклын алып чыгып кабызырга тотынды. Ул арада Шамил белән Диләрә, шаярышып, «Муравей» арбасына утырдылар да, бер менеп, бер төшеп, сикерешеп уйный башладылар. Диләрәсе ярый инде, олы котый Шамилгә ни калган?!
- Төшегез, шилмалар! - дип, аларга җикерде бабасы. - Арбаны ватасыз! - Ачуланып, кулындагы соляркалы иске чүпрәк белән кизәнде.
Әллә аның балаларга җикергәненә җаны көеп китте, әллә телен тыя алмады, кияү кеше шулчак:
- Әллә кабынмый? И бабай, бабай, картайган көнеңдә шул иске «Муравей»га карап калдыңмы инде! - диде.
Алар икәүләп теге атнада гына Әдип кулдан алган искерәк «МАЗ» машинасын «юганнар» иде. Шунда бабасы кияүдән көлеп рәхәтләнде. Янәсе, авылны чыгып җитә алса, ярый, бу калтырча беренче түмгәктә үк шалтырап таралачак! Бабай кеше көлә-көлә өстәгән иде: «МАЗ»лы булдың, кияү, тик «КА»сын каян табарсың икән инде?»-дигән иде. «КамАЗ» алам дип йөреп, «МАЗ» алганга төрттерүе иде инде.
Шул шаяртуларны дәвам итүе иде Әдипнең. Тик сүзне мәзәккә борыр дип көткән бабайның йөзен гүя кара болыт басты - бите кап-кара булды, кашлары җимерелде. Бер сүз дә әйтмәде, мотоциклдан төште дә җәһәт кенә, эре-эре атлап, өйгә кереп китте.
Карлыган куаклары читендәге йомшак түтәлне тырматып, чәчәкләр утыртып булышкан Гөлчәчәк:
- Әдип, син нәрсә? Гафу үтен әтидән! Әйдә! Өйгә керик, хәзер үк гафү үтен! - дип килеп, иренең җиңеннән тартып, өйгә әйдәде. Тик Әдипнең тискәресе килгән идеме - баскан урынында һәйкәл сыман үрә катып калды. Нәрсә әйтте ул чаклы гафу үтенерлек! Шаяртты гына бит! Үз итеп кенә!
Хатыны, яшькә төелеп, өйгә таба йөгерде. Балалар гына, берни дә булмагандай, өлкәннәргә игьтибар бирми, иске кызыл «Муравей» тирәсендә мәш килде.
Машина җылына торган арада Әдип өй ишеген бикләп килде, өйдәгеләр әле барысы да йокыда. Әйдә, йокласыннар, алар уяна башлауга, ул урап та кайтыр - Уфага утыз гына чакрым бит аларның авылыннан.
Урамнан барганда, гадәтенчә, ике якка да күз салып үтте. Уң якта, якты тәрәзәләрен балкытып, әнисенең йорты калды - әнисе иртә торырга гадәтләнгән, мал карарга чыккандыр. Авыл очында, сул яктагы кечерәк йортта бабасы белән әбисе яши, утлары янмый иде әле, алар, соңрак торып, төн уртасында гына ятарга гадәтләнгәннәр.
Авылны үтеп, яланга чыккангамы, җил көчәйгәндәй булды. Прицеплы «КамАЗ» артына басты да шуның артыннан менә ун-унбиш минутлап килә әкрен генә. Узып китүдән файда юк, буранлап торгач, алт-мыш белән генә барырга туры килә. Юл да үргә күтәрелә. Бардачоктагы фотога күз ташлап алды. Моннан ун ел элек әле фотоаппаратлар сирәк вакытта Гөлчәчәк бала табу йортыннан чыккан көнне төшерелгән фото иде ул. Әдип белән Шамил бер кочак чәчәк, табибларга, шәфкать туташларына күчтәнәчләр алып барганнар иде. Шүнда иске «Зенит»ына кемнәндер төшерттергән иде. Ул фотосүрәтне Шамил хезмәт дәресендә сырлап-бизәкләп ясаган матүр агач рамга утыртты. Фотога күз салу белән, күңел канатланып киткәндәй, гаугасыз, бәхетле, тату көннәрнең шаһиты бу фото.
«Шәрык» радиосын кабызып җибәрде, «Форд»ньң стереосистемасы яхшы, сыйфатлы - өр-яңда җырларны, балдай ягымлы тавышлы алып баручыларны тыңлап рәхәтлән генә.
Шулай бер җай гына китеп барганда, кинәт алдында зур көрән тап пәйда булды. Якты дөньяны каплап алган бу зур тап көрән «Киа» машинасы иде. Әдип үзеннән-үзе тормозга басты. Теге машина дөп итеп сул як канатка килеп бәрелде. Чыңгырдап, тимер өзелде, челтерәп, тәрәзәләр коелды, «Форд», кырт борылып, барган жиреннән түктап калды. Әдип алгы панельгә башы белән бәрелде, уң, аягын әрнүле авырту сыздырып үтте.
гына бардым бит! - дия алды. авыртудан ыңгырашып.
(Әлеге повестьны тулысы белән «Соң түгел» китабыннан укырга мөмкин. Китап безнең редакциядә сатуда бар).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: