Зәй офыклары

Егет бурычы – илен саклау

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Сармашбаш авылыннан Рәзилә Камалиеваның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Ил сакларга озату


Җаваплылык хисен тоеп
Егет китә ил сакларга.

Туган илен, Ватанының
Иминлеген якларга.
Шулай язган егетләргә
Илебезне сакларга.
Әти-әни, балаларын
Дошманнардан якларга.
Юлларыгыз такыр булсын,
Беләкт
ә көч ташып торсын,
Уйларыгыз йөгерек булсын,
Карарыгыз ныклы булсын.
К
үзләрегез үткен булсын,
Йөрәгегез армый типсе
н,
Аякларда хәл бетмәсен,
Дошман куркып кире чиксен.
Ышанабыз сезгә
һәрчак
Сез
- таяныч тормышта.
Сездән өйрәнеп
үсәләр
Яшь малайлар алмашка.
Сез тешләгән ипи телеме
Теләп торыр уяулык.
Көтә агачка бәйләгән
Нәфис матур кулъяулык.
Озаталар изге юлга -
Теләкләр теләп матур
Бурычын
үтәр солдатлар
Бозмаслар биргән антын.

Ватан
ны саклаучылар көне


Ватан саклаучы көне бүген
Ир-егетләр бәйрәме -
Куңелләрдә ташып тора
Җылы сүзләр бәйләме.
Ватан - изге, аны саклау
Батырлыкка тиң гамәл.
Балигъ булган егетләргә
Куелган иң зур таләп.

Җир-анабызны яраткан
Начар гамәл кылалмас.
Яратудан мә
һрүм җаннар
Тик бәхетле булалмас.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: