Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Фирдания Ханнанова: Карманыма илтә юллар яшәргә көч кирәктә

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесенә үзенең иҗат җимеше белән якташыбыз Фирдания Ханнанова кушыла.

Карманыма илтә юллар

Кайтыр идем балачакка
Таба алсам юлларын.
Тыңлар идем рәхәтләнеп
Кичке гармун моңнарын...
Үтәр идем бер хисләнеп
Яшьлегем эзләреннән
Йөзәр идем колач җәеп
Мин кызлар тугаенда.
Иңнәргә көянтә салып,
Чишмәгә төшәр идем;
Садыйк чишмәсеннән алып
Салкын су эчәр идем.
Илһам абый тыкрыгына
Дусларны җыяр идем.
“Унике таяк”, “Флаг алышлы”,
Качышлы уйнар идек.
“Зыярат өсте”нә менеп
Төшәр идем тәгәрәп.
Бүләк чокырына барып
Җыяр идем җир җиләк.
Кайтып булмый үткәннәргә
Хатирәләр йөрәктә.
Карманыма илтә юллар
Яшәргә көч кирәктә.

Фирдания Ханнанова.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

30

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев