Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Фирдәүсә Бикмәтова: Адәм кичергәнне үлчәп булмый

Фирдәүсә Бикмәтова (Шәйхелисламова) - районыбызның Карман авылы кызы. Хәзерге вакытта Казанда яши. Буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Укучыларыбыз игътибарына аның поэмасын тәкъдим итәбез.

Гасырлар казаны (поэма)

 

Бу ни гаҗәп, һәрбер гасыр башы,

Зур тетрәнү бирә халыкка.

Адәм кичергәнне үлчәп булмый,

Сынауларын салып калыпка.

 

Исең китәр, күпме кайгы салган,

Узган гасыр өлкән буынга.

Аллы-артлы ничәмә яу тоткан,

Ирек яклап сугыш кырында.

 

Дүрт ел тулгак тотып, мәлгунь сугыш,

Бихисап тол, ятим тудырган.

Ул хәсрәтне җаннан юар өчен,

Иле белән яшен койдырган.

 

Җәфа, хәсрәт күреп тормыш корган,

Яшәп торган тигез кимәлдә.

Тыныч тормыш иде мин туганда,

Онытып торыйк зарны бер мәлгә.

 

Бер ояда туып, пар кочакта үстек,

Әби хәстәренә туенып.

Авыр чакта, әти иңен тоеп, 

Әни куенына сыенып.

 

Әти менә ятимлектә үскән,

Яшьтән татып тормыш камчысын.

Ир-ат йөген иртә иңгә салгач,

Олыгайткан аның ачысы.

 

Һәрбер эшкә кулы ятып торган,

Тир тамызып тапкан ризыгын.

Тимер атны җигеп, җир эшкәрткән,

Яңа калкытканда мыегын.

 

Унбишеннән алтмышына кадәр,

Һөнәренә саклап тугрылык,

Машинасын, автобусын йөртте,

Мең тапкырдан җирне урарлык.

 

Гомерендә өч йорт салган әти,

Бүрәнәсен ташып иңендә.

Клуб кадәр өй төзегән дигән,

Сүзе йөрде халык телендә.

 

Йортыбыз зур, калын бүрәнәдән.

Хәтеремдә әле бүгендәй.

Тугыз кашык, тугыз савыт сыйган

Өстәл торды өйнең түрендә.

 

Әти күчтәнәчсез йөрмәс иде,

Өзелмәдек бер дә тәм-томнан.

Кырдан кайтса, куян күчтәнәче

Чыгар иде юка сумкадан.

 

Прәннек, кәнфит тартмасында кайтты,

Повидлосы  - калай савытта.

Бала җанлы, саф күңелле иде,

Әни белән тәңгәл калыптан.

 

Әни уңган иде, текте, чикте,

Бездә иде бәхет ачкычы.

Ничек кенә пар килгәннәр әле,

Чиләгенә күрә капкачы.

 

Бәйрәм саен яңа күлмәк өстә,

Шәп сандали иде аякта.

Алты башка каян мал тапканнар?!

Юк замана иде ул чакта.

 

Бер вакытта күңелен төшермәде,

Түзем иде, батыр йөрәкле.

Тартынмады ир-ат эшеннән дә,

Җил җилдерде сәнәк, көрәкне.

 

Тирә-юньдә башка эш юк инде,

Укый алмый калган кешегә.

Әни ничә еллар сыер сауды,

Соңрак йөрде колхоз эшенә.

 

Әби белән бик дустанә иде,

Гамәлләре булды киңәшле.

Әби: “Күрдем”, – дияр иде, – “булганлыгын”

Йортка төшкән үткен кәләшнең.

 

Әти-әни тырыш иде - хак та,

Җигелеп тартты эшнең авырын.

Асрадылар утар тутырып малын,

Үрчеттеләр үрдәк, тавыгын.

 

Озын өстәл буш булмады бер дә,

Табыныбыз ай-яй-яй бай иде.

Тугыз кашык, тугыз авыз капкан,

Катык та сөт, каймак та май иде.

 

Хәзергечә дәхи җиләк-җимеш,

Яшелчәсе кышын булмады.

Түтәленнән генә чүпләр идек,

Яңа башын төрткән суганны.

 

Ничек кенә авырмадык икән...

Юып тормыйча да кайчакта

Кыяр, помидорын ашар идек,

Өзеп кенә яшел ботактан.

 

Җәйге эссе... уттай  эш өстендә

Чалгы чыңлый, шартлый чыбыркы...

Алтыбыз да кул астына кердек,

Бер абыйга бер уч кыз-кыркын.

 

Кыры белән шикәр чөгендере...

Җир башыннан очы бик ерак.

Кай ягыннан тотынырга белми,

Торган чаклар булды аптырап.

 

Тырма сыйпаганын көтә бакча,

Яшелчәләр ята су сорап.

Бәйләнгәнче күзләр су сибәсең...

Чүп утыйсың иртән,чык ерып.

 

Авыр таш та тисәң җиңеләя,

Җайлап торсаң, эш тә бер кими.

Белеп үстек сукыр тиеннең дә

Кермәгәнен кулга тир түкми.

 

Эш беткәчтен кич утырыр өчен,

Җыелыр идек капка төбендә,

Гел шаяру, уен сүзләр генә,

Егетләрнең майлы телендә...

 

Төн җиткәнче утырган да булды,

Берчак шулай әни чакыра.

“Кемнәр белән,кызым, утырасың? –

Таң ата бит, инде яктыра”.

 

“Күрше егетләре генә” – димен...

Эндәшмичә торды бер мәлгә.

Аннан кырыс кына җавап бирде,

“Күршенеке, кызым, юк мәллә?”

 

Әле ул  вакытта әниемә,

Үпкәләп тә йөрдем беравык.

Мәзәк итеп сөйлим хәзер үзем,

Көлеп куям кайчак искә алып.

 

Сафлык һәм горурлык төшенчәсе,

Ят булмады безгә кечедән.

Әти-әни дәрәҗәсен саклап,

Тел-теш тидертмәдек кешедән.

 

Бер ялганның йөзне тудырганын,

Әти-әни канга сеңдергән.

Начар гадәтләрне үстермичә,

Тәүге чаткысыннан сүндергән.

 

Гаделлек һәм намус мисалларын,

Күреп үстек гаилә эчендә.

Сүз куертып, бушка акыл сатып,

Утырмады безгә беркем дә.

 

Каршылыкта тормыш бердәмлеге,

Матурлык бар җирдә,ямьсезлек.

Бер кансызга бер шәфкатьле булыр,

Уяулыны тартыр гамьсезлек.

 

Яманлыкны артык күрми генә,

Яхшылыкка күбрәк тартылдык.

Безне һәрчак берләштереп торды

Арабызда булган татулык.

 

Олыга без кече була белдек,

Олы була белдек кечегә.

Тыңлый, аңлый, гафу итә белдек,

Канат куйдык мохтаҗ кешегә.

 

Күпме гаилә белән язмыш охшаш,

Бер көй көйли йөрәк кагышы.

Авыл баласының үткәнендә -

Ил тарихы, милләт язмышы.

 

Гел тәмледән генә түгел иде,

Булды инде, булды ачысы.

Искәртәсем килми анысын бер дә,

Кисеп барсын хәтер кайчысы.

 

Әбиебез йортның яме иде,

Табыныбыз булды түгәрәк.

Җан җылысын бездән кызганмады,

Итәгендә үстек тәгәрәп.

 

Кыш суыгы өй җылысын алган,

Уянам да селкенми ятам.

Кече якта мыштым гына йөри,

Без торганчы әби мич яккан.

 

Ипи изә әби көн аралаш,

Мич алдына күәс олыдан.

Туйдырырга кирәк көнен көнгә,

Аллы-артлы үскән оныгын.

 

Самоварын бер дә сүндермәде,

Икмәк пеште тугыз авызга.

Тәмле ризык исе, муллык исе,

Аңкып торыр иде авылга.

 

Мичтә күбеп пешкән ипекәйне,

Терәп кисәр иде күкрәккә.

Тәме өчен күңел җылысын да,

Кушкан әби кара икмәккә.

 

Ир куенын белми картайды ул,

Кайчак яшь тә күрдем күзендә.

Безнең өчен ялгыз җанын атып,

Яши бирде җанлы хәзинә.

 

Берсе дә юк алар,ахирәттә.

Газраил соң кемне аяган?

Милләт дәвамчысы ничә гаилә...

Үтелмәгән бу юл заяга.

 

Алар белән тулы бер чор китте,

Олуг мирас бездә әлегә.

Оныкларга тапшыра алырбызмы?

Сөйрәрбезме әллә кабергә?

 

Тарих туфрагында безнең үткән,

Мең башында булды афәте.

Биек трибуналардан нотык тыңлап,

Алкышладык басып вафатын.

 

Безнең үткән безгә генә тансык,

Мәнфәгате башка заманның.

Өстен-аска актарды да куйды

Кайнап торган гасыр казаны.

 

Уңай гадәтләргә кытлык килде,

Без табынган дөнья юк хәзер.

Кыйбла булган шактый төшенчәне

Басып китте яшел мүк хәзер.

 

Азыннан да канәгатьлек алып,

Мактау-хәмед әйтеп Ходайга

Яшәү кытлык,юкса,җае белән

Тормыш чукып тора болай да.

 

Нәфес бик мәкерле,ятьмәсенә,

Сөйрәгәндә кем дә тартынмый.

Шәфкать, юмартлыкны артык күреп,

Хөсет, хыянәттән ятсынмый.

 

Тәүфыйк чутлы, кеше өлешен дә,

Йотып бара ата хаксызлык.

Ике әшнә кул тотышып йөри -

Гаделсезлек белән оятсызлык.

 

Бозыклыкка өндәп шайтан йөри,

Хатын-кызны хуплап,аздырып.

Кызыктырып,үртәп,куәт ала,

Ир-егетне юлдан яздырып.

 

Кайнап торган гасыр казаныннан,

Актарылып чыкты бу “җимеш”.

Чор шаукымын тоеп яшим дисәң,

Яратырга мәҗбүр шул килеш.

 

Яңа гасыр,яңа кагыйдәләр,

Яңа тормыш,яңа чынбарлык.

Кәефеңне тыштан киеп йөрсәң,

Чәпчемәсәң, яшәү - чыдарлык.

 

Ничек шулай булып чыкты,чордаш?

Дөнья танымаслык үзгәрде...

Гасыр арасында адаштыкмы,

Томан сарган кебек күзләрне.

 

Омтылышлыр, һичбәхәссез, башка.

Үзгә бүген безнең максат та.

Эчебездән гел үзебез кебек,

Яңа битлек киеп куйсак та.

 

Һич онытмам әти әйткән сүзне,

Чын асылын аңлыйм,ниһаять.

“Нинди хәлгә төшерсә дә хәят,

Үз-үзеңә итмә хыянәт!

Тормыш биргән сынауларга түзми,

Уңай юллар берүк эзләмә.

Башыңны бөк тормыш сынавына,

(Чуксәң, чүк син тормыш сынавына)

Тик каршында аның тезләнмә!”.

 

Һәр алтыбыз өчен ихлас сүзләр,

Гаилә ядкәредәй кадерле.

Нинди чоңгылларга эләксәк тә,

Сабырлыкның - алтын әҗере.

 

Шунсы куандыра бүген мине:

Нигез исән,нигез суынмый.

Абый безне йортка җыеп тора,

Тоташтырып ничә буынны.

 

Чолгап алган мохит тәэсиренә,

Яшик дисәк, әгәр кушылып.

Мөкатдәс эш башлыйк тәвәккәлләп,

Ходай тәкъдиренә тапшырып.

 

Яманлыкны артык күрми генә,

Яхшылыкка күбрәк тартылыйк.

Үткән тәҗрибәне югалтмыйча,

Яшь буынга таслап тапшырыйк.

 

Вакыт суы кире акмас инде,

Хәтер калсын күңел түрендә.

Яшәешне,максатларны юллыйк,

Көн итәрлек итеп бүгенгә.

 

Төкәнмәс рух, күтәренке күңел,

Саулык булсын безгә юлдашчы.

Бу гасырның яңа унъеллыгы,

Безнең өчен булсын юл башы.

 

Артка карап яшәр вакыт түгел,

Үткәннәре ташлап иңнәрдән.

Яшик әле бүгенгесе белән,

Киләчәген аның кем белгән.

 

Рухи тәҗрибәгә, йолаларга,

Төсмерләрен өстәп заманның.

Яшик әле бүгенгесе белән,

Ходай белгән аның калганын.

Фирдәүсә Бикмәтова.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев