Зәй офыклары

Фирдәүсә Бикмәтова: Бөтен нәрсә әни истәлеге

Фирдәүсә Бикмәтова (Шәйхелисламова) - районыбызның Карман авылы кызы. Хәзерге вакытта Казанда яши. Буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Укучыларыбыз игътибарына аның шигырен тәкъдим итәбез.

Исән ул...

 

Менә хәзер ишек ачылыр да,

Әни керер кебек җил атлап.

Түтәлләрен бераз уташтырып,

Тавыкларга гына җим ташлап.

 

Табагачын мичкә терәп куйган

Чиләгенә салган тамгасын.

Чәйнүгендә чәе җылы әллә?

Мич алдында тора табасы.

 

Дисбеләрен җайлап чөйгә элегән.

Намазлыгын төргән хәстәрләп.

Күзлеген дә ипләп кына куйган,

Ята гәҗитләре өстендә.

 

Бөтен нәрсә әни истәлеге,

Бар нәрсә дә монда урынлы.

Исән әни... ник соң бертуктаусыз

Хәсрәт тора тырнап карынны.

 

Күлмәкләре әнә ничә дистә,

Яулыклары күпме сандыкта!

Бәяләр дә алынмаган икән.

Карамаган, ахры, алып та.

 

Ул бәйләгән җылы оекбашлар,

Көткән капчыгында хуҗасын.

Алыйм әле берсен истәлеккә,

Саклап тотыйм, кимим, тузмасын.

 

Тәрәз төбе саен чәчәкле гөл.

Боекканнар...кылыйм ни чара.

Тамчылы гөл әни төсе иде...

Башын игән сулып бичара.

 

Тик шулай да күңел һич ышанмый,

Юк, үлмәгән әни, исән ул...

Ишек алдын урап керер өчен,

Тышка гына чыгып киткән ул.

Фирдәүсә Бикмәтова

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: