Зәй офыклары

Флүрә Гыйниятова: Бары бер сүздән тормыш җайлана

Якташыбыз, җирле шагыйрә Флүрә Гыйниятованың бер матур шигырен тәкъдим итәбез.

Бер сүз

Бер сүз җитә җанны яраларга,
Бер җылы сүз - аны дәваларга.
Бер сүз белән була ярарга.
Бер сүз җитә җитди карарга.

Бер сүз җитә матур парларга
Сөю-мәхәббәт утында янарга.
Бер назлы сүз кирәк аңларга
Үз тиңнәрен тапкан ярларга.

Бер сүз җитә серең сакларга.
Бер сүз җитә эшең акларга.
Бер сүз җитә дөреслек якларга.
Бер сүз җитә горур атларга.

Бер сүз мендерә күккә-айларга.
Кирәк шул сүзне дөрес сайларга.
Бер сүз җитәдер җайлап-майларга.
Бары бер сүздән тормыш җайлана.

Флүрә Гыйниятова.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: