Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Флүрә Гыйниятова: Бары безнең якта гына яши тырыш, уңган халык

“Туган туфрагымнан көч алам” конкурсында - талантлы якташыбыз Флүрә Гыйниятова иҗатын тәкъдим итәбез.

Безнең якта.

Бары безнең якта гына шулай
Кошлар кунып сайрый талга.
Җәйрәп яткан иркен басуларда
Шаулап үсә арыш,арпа.

Безнең якта гына шулай 
Алсу нурлар сибеп таң ата.
Тирә-юньгә сихри ямь таратып
Кичләрен, кызарып кояш бата.

Безнең якта гына шулай 
Чия, алма чәчәк ата.
Туган ягын яратканга бугай
Сандуначлар моңлы җыр тарата.

Безнең якта гына гүя
Матурдыр ул, болын, тугай
Җем-җем итеп төнге күктә 
Балкы яна йолдыз һәм ай.

Бары безнең якта гына
Яши тырыш, уңган халык
Табигатен, халкын зурлап
Мактап була җырга салып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев