Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Флюра Гыйниятова: Сагынып искә алыр өчен күпме хатирә калган

Якташыбыз, күпкырлы талант иясе Флюра Гыйниятова шигырен тәкъдим итәбез.

Бәхет нидә?
Күп чакларда сорау туа -
Нәрсәдә соң безнең бәхет?
Иң беренче җавап әзер -
Чыннан да бит сәламәтлек.
Икенчесе - тигез тормыш,
Бик бәхетле итсен язмыш.
Пар канатлар каерылмасын,
Язмыш безне аермасын.
Өченчесе - булыр куаныч
Һәр аткан таң безгә юаныч.
Төннәрне дә көтеп алабыз,
Йокыдан бит сихәт алабыз.
Дүртенчесе - җан тынычлыгы,

Йөрәк һәм акыл дуслыгы.
Бераз байлык, яраткан эш,
Акчага да бирик өлеш.
Бишенчесе - безнең дәвамчылар,
Сөю җимешләре - балалар.
Сөеп, сөелеп, шатлык белән
Алда үтәсе еллар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев