Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Фәнис Исрафилов: Кайтсам сиңа илһам алам, хәтта искән җилләрдән

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Фәнис Исрафилов иҗатын тәкъдим итәбез.

Туган ягым -
яшел бишек

Күңелемдә чәчәк атып яшидер,
Яшидер туган авыл.

Ят җирләрдә исемә төшсә,
Сагындыра - бик авыр.
Каршы ала куе урман,
Болыннары-кырлары.
Тарала болын-кырларга
Аның моңлы җырлары.
Туган ягым - яшел бишек,
Дип җырлыйлар җырларда.
Җырлыйсым килә, җырлыйсым,
Кушып сине җырларга.
Кайтам сиңа, туган авылым,
Сагынып ерак җирләрдән.
Кайтсам сиңа илһам алам,
Хәтта искән җилләрдән.
Күкрәк тутырып сулар һавасы бар,
Чишмә суын эчсәң - дәвасы бар.
Эш сөючән халкы, чиксез даны,
Менә дигән чибәр кызлары бар.
Кайда барсам, шунда горурланам,
Авылым Аксар, даның таралган.
Бу шигырем соңгы шигырь булмас,
Башка авылга болай яза алмам...

Исеңдәме, дустым...

Исеңдәме, дустым, хәтфә болын
Безне ничек каршы алганы?
Кайтыр вакыт җиткәч моңсуланып,
Ямансулап озатып калганы...
Исеңдәме, дустым, шул болында
Кичкә кадәр уйнап бакканбыз?
Ә кайвакыт хыялларга бирелеп,
Күккә карап озак ятканбыз...
Эх, ул безнең алтын балачак,
Гомер бакый уйда тирбәлә.
Ялгышканмын,
юләр булганмын дип,
Һичберкайчан аны тиргәмә.
Исеңдәме, дустым, гармун алып,
Җырлап болыннарда йөргәнбез?
Табигатьнең һәрбер почмагы да
Сәлам биргәнлеген күргәнбез.
Исеңдәме, дустым, шул болыннан,
Килми иде кайтып китәсе?
Назлы җилләр
исеп, кош сайравын
Әле тагын күпме көтәсе.
Кулга гармун алып, авыл көен,
Кычкырып бер җырлап үтәсе.
Фәнис Исрафилов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев