Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Фәния Әгъзамова: Зәем син – гүзәл калам, гөлләргә күмеләсең

“Туган туфрагымнан көч алам” конкурсына Зәйдән җирле шагыйрә, “Зәй офыклары” газетасының актив хәбәрчесе Фәния Әгъзамова да кушыла.

Кайтам әле авылыма
Кайтам әле авылыма
Җәйләр җиткәч кунакка.

Һәр үләне сагындырып
Тарта мине шул якка.
Кулын сузып сәлам бирә,
Үз итеп авылдашлар.
Колач җәеп каршы ала,
Елмаеп сабакташлар.
Хуш исләрен бүләк итә
Урмандагы ак чыршы.
Сагышларымны тарата
Моңлы тургай тавышы.
Җиләкләрен җыя-җыя,
Чишмә буена төшәм.
Сусавымны басар өчен,
Салкын суларын эчәм.
Һавасы да сихәт бирә,
Иртәнге чык тамчысы.
Күңелгә рәхәтлек өсти,
Таң нурлары – барчасы.
Балачагым, тәүге сукмак,
Искә төшә үсмерчак.
Торган җир ямьле булса да,
Сагындыра туган як.


Язгы табигать
Синдә туып үсмәсәм дә,
Туган яктай үз итәм.
Горурланып табигатьнең
Матурлыгын күзәтәм.
Язгы иртә. Кояш нуры
Тәрәзәгә үрелә.
Көн буена яктыртып,
Кичен генә сүрелә.
Уяна иген кырлары,
Яшелләнә болыннар.
Агачларда сөенешеп
Шыбырдаша яфраклар.
Кошлар кайта тезелешеп,
Сагынып туган якка.
Таңда сыерчык сайравы
Тарала тирә-якка.

Умырзая чәчәк ата,
Сизәмен татлы исен.
Рәхмәт сиңа, язгы гөлем,
Матурлык биргән өчен.
Ай аена йолдызлы күктә
Нурын сибеп тын гына;
Бар табигать сафланып
Көмеш нурда коена.
Зәем син – гүзәл калам,
Гөлләргә күмеләсең.
Язмыш синнән аермасын,
Кояштай күренәсең.
Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев