Зәй офыклары

Фәйрүзә Әхмәтова: Карның аклыгы кебек булса иде күңелләр

Бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз Фәйрүзә Әхмәтова шигырен тәкъдим итәбез.

Кышкы авыл

Кышкы авылны яратам,
Тоташ ап-ак карларын.
Сокланып карап торам
Агачларга сарганын.
Күз ачкысыз бураннарда
Йөримен урамнарда.
Бер дә адашмам кебек -
Калсам да урманнарда.
Карның аклыгы кебек
Булса иде күңелләр.
Изге гамәлләр эшләп
Үтсә иде гомерләр.
Әгәр ялгышлар эшләсәк,
Төзәтик вакытында;
Үкенерлек булмасын
Гомерләр ахырында.
Ап-ак карлар югала -
Вакыт җиткәч юл ала.
Кешеләргә салган яра
Югалмый - эзе кала.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: