Зәй офыклары

Фәйрүзә Әхмәтова: Сокланып карап торам шул кар бөртекләренә

Бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз Фәйрүзә Әхмәтованың "Яратам мин кышларны" дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Яратам мин кышларны

Күбәләктәй карлар ява,
Куна керфекләремә;
Сокланып карап торам
Шул кар бөртекләренә.
Кышны салкын, димәгез,
Кышның шунысы рәхәт.
Йөгерә-йөгерә карга чумам,
Рәхәт, чыннан да, рәхәт.
Җем-җем итә ак карлары,
Кызык бураннары да.
Өем-өем кар көртләре
Минем урамнарымда.
Табигатьне бик яратам,
Сокланып карап торам;
Күкләренә менеп китеп,
Тауда оялар корам.
Әй, хыялый да инде мин,
Әй, хыялый балачак!
Шушы хыялый чаклар
Мәңге истә калачак.
Менә җитәр яз айлары,
Сайрар сыерчыклары.
Эретер кышкы карларны
Язгы чык тамчылары.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: