Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Фәйрүзә Әхмәтова: Татарстан да бәхетле үзенең Зәе белән

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Фәйрүзә Әхмәтова иҗатын тәкъдим итәбез.

Нурлы Зәем

Җем-җем итә су өсләре,
Уйнаклый акчарлаклар.

Бар гүзәллекне җыйган -
Бу соң - бу кайсы яклар?!
Бу, туганнар, Зәй ягы,
Безнең туган ягыбыз.
Зәй ярларына утырып,
Бер ял итеп алыгыз.
Татарстан да бәхетле
Үзенең Зәе белән.
Горурлана, соклана
Үз эшчән халкы белән.
Зәй бизәге булып тора,
ГРЭСның торбалары.
Кемнәр аны күтәргән -
Зәйнең батыр уллары.
Биек ГРЭС торбалары,
Хәтерләтә үткәнне.
Тарихына язып куяр,
Кемнәр килеп киткәнне.
Килеп күрегез әле,
Безнең Зәй төбәген дә.
Үзгәрешләр балкып тора
Нәкъ Зәйнең үзәгендә.
Фәйрүзә Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев