Зәй офыклары

Гамир Таҗетдинов: Могҗизалы байлык һәрбер сүздә – әйткән чакта урынлы төстә

Якташыбыз Гамир Таҗетдиновның "Дару да... агу да" шигырен тәкъдим итәбез.

Дару да... агу да

Нинди генә хезмәт
башкарсаң да,
Хисләреңә бирелеп йөрсәң дә;
Телдән башка
нәрсә майтарасың? –
Юкка чыга булган фикерләү.
Аралашу өчен сүз - бердәнбер, -
Якынайта ерак араны;
Күзгә-күз карашып киңәшләшү –
Ямьләндерә кебек дөньяны.
Халык җырын
моңлы башкарганда
Һәрбер сүзнең күпме тәэсире:
Хәттта туң йөрәкләр
яшен сөртә –
Ул бит телнең
әхлак тәкъдире!
Могҗизалы байлык
һәрбер сүздә –
Әйткән чакта урынлы төстә.
Күпме ышанычсыз авырулар
Инанып аңа сихәтләнә.
Тормыш сукмагыннан
тайпылганнар
Игътибарлы сихри сүзләргә!
Телнең монда егәрлеге чиксез -
Ышандыра белә көченә.
Яшәешнең ямен югалтканнар
Таба ала телдә таяныч.
Дөреслектән иңгән
киңәш-сүзләр
Тормыш өчен бирә ышаныч.
Тормыш барышының
сулышында
Тел күрсәтә үз илаһилыгын;
Ул терелтә, ул яралый да бит –
Онытмаска кирәк шул ягын.
Бердәнбер сүз гаиләне боза,
Югалттыра тормыш
мәгънәсен;
Гомер дигән якты юл каршына
Корып куя узмас киртәсен.
Фикерләүнең төп мәгънәсе
сүз бит
Әйтелсә дә төрле телләрдә;
Төрлелекне кабул итү зарур
Җир йөзендә һәрбер милләткә!
Гамир
Таҗетдинов.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: