Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Гөлнар Хөснетдинова: "Мин Зәемне яратам"

Хәзерге вакытта Зәй шәһәренең "Шатлык" балалар бакчасында сабыйларга татар телен өйрәтә.

Гөлнар Хөснетдинова районыбызның  Чыбыклы авылында туган. Балачагы  һәм мәктәп еллары туган авылында үтә. Һөнәри белемне Түбән Кама педагогия көллиятендә ала, беренче тапкыр шигырь язып карау теләге дә шул елларда туа.

-Шигырьләр күңелдә төрле вакытта туа. Күңел халәтенә карап, табигать белән икәүдән икәү калганда, кемдер әйткән сүздән, хәтта юктан гына күңел тулганда да күңелгә шигырь юллары килә,- ди ул.

 

Мин Зәемне яратам.

Туган җирем - Зәй шәһәре,

Урманы, тугайлары.

Җанга рәхәт табигате,

Бормалы су буйлары.

 

Ялчыгол, Аяз, Батулла,

Симашев, Наил Дунай.

Зәемне таныткан шәхесләр,

Һәрвакыт булсын шулай.

 

Халкың тырыш, эш сөючән,

Туган җир дип,  җан ата.

Миндә, синең киләчәгең,

Мин Зәемне, яратам!

 

Гүзәл Зәем.

 

Гүзәл Зәем, иркә гөлем

Синдә сүтелә тормыш йомгагым.

Юллар хәзер кайда йөртсәләр дә,

Сиңа кайта таныш сукмагым.

 

Сайрар кошлар, Зәем исемеңне,

Җырларына кушып сайрыйлар,

Алар да бит туган җиркәемнең,

Шундый якын булуын аңлыйлар.

 

Күңелемнең иң-иң түрләрендә,

Зәем, диеп кыллар чиртәләр.

Бар булганым синең белән бәйле,

Аера алмас, хәтта киртәләр.

 

Яши синдә төрле милләт халкы,

Барыннан да булсын тик хөрмәт.

Чәчәк ат син минем Туган җирем,

Яшә Зәем, яшә тик гөрләп.

 

Гөлнар Хөснетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев