Зәй офыклары

Гөлсем Мирзыянова: Озак кына кайтмый торсам, төшләргә керә авылым

Җирле шагыйрә Гөлсем Мирзыянова узган ел безнең “Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесендә үзен уңышлы сынаган иде. Якташыбызның “Көт авылым” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Көт авылым.
Көтәр әнкәм булмаса да,
Кайтам мин туган якка.
Авылымның тау, кырлары,
Чишмәләре, елгалары
Һаман узенә тарта!
Чакырганнарын көтмичә
Кайтам мин авылыма,
Сагынуымны басар өчен,
Чишмә җырын тыңлар өчен
Ашкынам туган ягыма.
Озак кына кайтмый торсам,
Төшләргә керә авылым.
Сагынам, шул сагынам,
Кайтмыйча мөмкин түгел.
Авыл янына борылгач та,
Күренә биек тауларың,
Синдә калган сабый чакны,
Кайтам мин эзләп тагын.
Авылым белән минем ара,
Ерак тугел, тик шулай да,
Авылымның сихри көче,
Һаман үзенә тарта!
Туган якка кайткан саен,
Яңара хатирәләр,
Су буендагы таллар да
Сагынып баш ияләр.
Минем өчен туган авылым,
Берәү генә, бер генә.
Кайда гомер кичерсәм дә,
Гел минем күңелемдә!

Гөлсем Мирзыянова

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: