Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Гөлсем Мирзыянова: Юлга чыктым, кайтам туган ягыма

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесендә якташыбыз Гөлсем Мирзыянова иҗатын тәкъдим итәбез.

Ашкынамын туган ягыма

Җанга дәва, тәнгә сихәт
алыр өчен
Кайтам әле туган ягыма.

Урамыннан үтәм,
кырларыннан -
Барысы якын минем
җаныма.
Шулай ук калган без атлаган
юллар,
Шулай ук ямьле
Зичә буйлары.
Хәл алмыйча менеп җитәм
димә,
Бик тә биек авылым таулары.
Безнең үткән юллар
ерак калды,
Үтә аннан инде балалар.
Хәзер инде минем
балачагым,
Хатирәләр булып калдылар.
Урамыннан эзлим үткән
елларымны,
Кабат үтәм су буйларына.
Шау-гөр килеп торган
болыннардан
Килеп чыгар кебек каршыма.
Җанга дәва, тәнгә сихәт
алыр өчен
Ашкынамын туган ягыма.
Әгәр кайтсам мине
ят итмәсләр,
Юлга чыктым,
кайтам туган ягыма.
Гөлсем Мирзыянова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев