Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Гөлшат Әгъзамова: Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” китабын бер төндә укып чыктым

Якташыбыз, даими укучыбыз Гөлшат Әгъзамова Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” китабын укып чыккач алган хис-тойгылары белән уртаклаша.

“Әткәйне күммәгез! – дип, Зөлфирә сеңлем үкси-үкси, көрәк тоткан абыйларны туктатырга маташып, алга омтылды. – Күммәгез инде! Китегез моннан. Сез – начар кеше. Теге тапкыр әнкәйне дә шулай иттегез! Ә мин беләм – аннан кире кайтмыйлар.”
Әлеге өзек 30 яшьлек башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” китабыннан. Аны мин бер төн эчендә елый-елый укып чыктым. Бу тетрәндергеч әсәр миңа бик нык тәэсир итте, кулыма каләм алырга этәрде.
Әсәр автобиографик алым белән язылган, Айгизнең үз язмышы турында. Бу турыда ул журналистларга биргән әңгәмәсендә әйтә. Анда ятимнәр тормышы тасвирлана. Әти-әнисе бик яшьли үлеп, җиде бала тома ятим калып, балалар йортына эләккәннәр. Шунда башлана да инде бу ятимнәрнең ачы язмышы. Рәхимсезлек, яшәү өчен көрәш, тормышта үз урыныңны табарга омтылу...
Мине иң сокландырганы - аны өч мәртәбә тәрбиягә алмакчы булалар, ә ул туганнарыннан аерылырга теләмичә баш тарта. Күп очракта әти-әни назын күрмәгән, нахак рәнҗетүләр кичергән балалар агрессив була, шуңа үсә төшкәч үч алу, начар юлга кереп китү хас аларга. Ә Айгиз, нинди авырлык-лар кичерсә дә, начар юлга кереп китми. Балалар йортыннан киткәч тә аңа тормыш киртәләрен күп узарга туры килә. Әмма ул сынмый, көчле ихтыярлы, максатчан ир-егет булып өлгерә.
Язмышны аңламассың... Берәү-ләргә ул шулкадәр мәрхәмәтле, игелекле, ә икенчеләрне гомер буе тормышның бер чоңгылыннан икенчесенә ыргытып, газап эчендә яшәтә.
Ятимлек безнең гаиләне дә читләтеп узмады, әти канаты астына сыенып, бәхетле булып яшәү насыйп булмады безгә. Безнең өчен куанып яшәп яткан җиреннән әтиебез кинәт гүр иясе булды. Абыема - 10, миңа 7 яшь иде. Авыр кайгыдан бар дөнья караңгыланып, иркен өч бүлмәле фатирыбыз бөтенләй бушап калгандай булды. Шул көннән башлап әниебез безнең өчен ана да, ата да булды. Ул безнең өчен яшәде, кеше арасында ким-хур булмасыннар, әтисез ятимлек ачысын татып кимсенеп үсмәсеннәр дип тырышты. Аңлыйм, ялгызы гына әниемә тормыш арбасын тарту җиңел булмады. Ике баланы тук, өс-башын бөтен итү, укытуга бар көчен куйды, зарланмады. Әниемнең җылы канаты астында үземне каз бәбкәсе кебек хис итеп яшәсәм дә, әтиемне гомер буе сагынып яшим. Балачагымда яшьтәшләрем кебек “әти”, диясем килгән чакларым бик еш була иде. Мәктәптән “5”ле алып кайткач, әтиемнең булдыргансың кызым, дигән мактау сүзләрен дә, балам, сине беркемнән дә кыерсыттырмам, дигән яклау сүзләрен дә ишетәсем килә иде. Әти кеше бала өчен әйтеп бетергесез таяныч, ышаныч, бәхет чыганагыдыр дип уйлыйм.
Төгәл генә хәтерләмим, ничәнче сыйныфта укыган чагым булгандыр, дус кызыма әтисе велосипед алып кайткан. Ул аны урамда йөрергә өйрәтте. Мин аларны озак кына көнләшеп карап тордым да, өйгә кереп, мендәргә кап-ланып еладым. Бу вакыйга хәзер дә күз алдымда тора. Әти белән җитәкләшеп я кинога барырга, я бергәләшеп чаңгыда шуарга да хыяллана идем.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне минем өчен иң авыр бәйрәм булды. Өйрәнгән шигыремне кемгә сөйләрмен, бүләгемне кемгә тапшырырмын дип борчыла идем.
Вакыт барысын да оныттыра, диләр. Юк шул, мин әтиемне һаман да күз алдына китереп, сагынып куям. Аңа гына сөйлисе, аңа гына әйтәсе килгән сүзләрдән күңел мөлдерәмә тулы. Мондый чакларда әтиемә багышлап, аны сагынып-юксынып шигырьләр язам.
Әмма юксынулар белән булса да, тормыш дәвам итә. Үз көчем, үз тырышлыгым белән читтән торып югары белем алдым. Яраткан эшемдә – балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Аллага шөкер, әниебез исән-сау, безне куандырып, актив яшәү рәвеше алып бара. Таянычыбыз, газиз кешебез безне актан караны аерырга, гадел, тырыш булырга, кешеләрне, дөньяны танырга өйрәтте.
Бу боларны ни өчен яза, ни өчен үз язмышын да бәян итә икән дип уйларсыз. Фәкать бер генә уй белән - язмыш җиле какканнарга мәрхәмәтле булыйк, рәнҗетмик аларны, әйләнә-тирәдәгеләргә битараф булмыйк, җәмәгать.
Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев