Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Гөлшат Әгъзамова: Хуш исләрен бөркеп тора - бу бит Зәем икмәге

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Гөлшат Әгъзамова иҗатын тәкъдим итәбез.

Сагынам
Аерылсам мин Зәемнән,
Сагыну хисе кичерәмен.

Йөгереп төшеп чишмәгә
Салкын суын эчәмен.
Сагынам назлап утырган
Кырдагы икмәк исен.
Бар җиһанны яктыртып,
Нур сипкән айлы кичен.
Сагынам колачлап йөзгән
Агымсулы елганы.
Юксындыра су өстендә
Акчарлаклар очканы.
Сагынамын тезелешеп
Торналарның кайтканын.
Офыкта кояш кызарып
Алсу таңнар атканын.
Ак чәчәкләргә төренгән
Алмагач, чияләрне.
Үлән арасында пешкән
Җир җиләкле җәйләрне.
Инешләрдә каңгылдашып
Ап-ак казлар йөзгәнен.
Гөлләр өстендә уйнаклап
Күбәләкләр йөргәнен.
Пар аккошлар серләшкәнен,
Күздән-күзне алмыйча.
Туган якның гүзәллеген,
Кем түзә сагынмыйча?!

Зәй икмәге табында
Ак ашъяулык өстәлемдә -
Әнкәемнең бүләге.
Хуш исләрен бөркеп тора -
Бу бит Зәем икмәге.
Суык бабай кышкы кичтә
Алып килде буранын.
Юмартланып басу-кырга
Җәйде ак кар юрганын.
“Кар күп яуды, иген уңар”, -
Дип юрады игенче.
Алар өчен нинди шатлык,
Нинди бәхет, сөенче!
Язын сабан басуында
Чәчүдә игенчеләр.
Төрле милләттән булсалар да,
Тату, тырыш кешеләр.
Җәйләр җиткәч Сабантуенда
Бил алыша көчлеләр.
Үзебезнең ир-егетләр –
Икмәк иккән кешеләр.
Көзен кайта ындырларга,
Зур-зур алтын көшелләр.
Тургай җырын тыңлый-тыңлый
Үстергәннәр зәйлеләр.
Һәрбер өйдә көзге байлык,
Күпереп икмәк пешә.
Көзге муллык белән бергә
Бәхетле килен төшә.
Гөлшат Әгъзамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев