Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Туган тел чишмәсе

Югары Мәлемнән Разия Рамазанованың шигырен тәкъдим итәбез

...

Күбәләктәй ап-ак карлар яуды
Буранлап та алды бер кавым.
Озын-озын толымнарын сузып
Җилферди турда каен.

Тәрәзәдән мин дә аңа карап,
Уйга чумдым, хискә бирелдем.
Кар бөртеге кебек уйный-уйный
Хыялымда мин дә бөтерелдем.

Хыялымда бөтерелеп алып,
Чыктым әле буран күрергә.
Буем җитсә әле исәп
Каен толымнарын үрергә.

Ак күбәләк булып очар идем,
Галәм буйлап бәхет өләшеп.
Урам буйлап атлап барам менә
Кар бөртеге белән сөйләшеп.

Урам буйлап барам хискә чумып,
Бала чаклар төшә исемә.
Чана шуган чаклар искә төшә
Иии-и, күрмәде элек ни генә.

Күбәләктәй ап-ак карлар ява
Агачлар да ап-ак ак кардай.
Хыял һәм мин урам буйлап атлый,
Оча күңел ап-ак мамыктай.

Бураны да шундый матур булды,
Агачларны дер-дер селкетә.
Каен агачының озын толымнарын
Дулый-дулый шулай биетә.

Разия Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев