Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Клавдия Максимова: Мин - җир кызы

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесе дәвам итә. Якташыбыз Клавдия Максимова иҗатын тәкъдим итәбез.

Мин - җир кызы

Биеклеккә күтәреләм диеп,
Юк, очмадым, күккә атылып.

Ник мин җирдә, кеше биектә дип,
Уйламадым берчак ачынып.
Җирдән генә карап сокландым
мин,
Күктә очкан җырчы тургайга.
Җирдә калып мин мәдхия әйттем
Җырлы, сандугачлы тугайга.
Үз җиремдә калдым, үз илемдә,
Бәхетемне таптым илемдә.
Үз җиремнән дәрт һәм илһам
алып,
Мин сөенеп яшим бүген дә.
Китсәм дә мин берчак туган
җирдән,
Кайттым кире тапмый бәхетне.
Мин аңладым - туган җирдә генә
Була ала кеше бәхетле.
Алтын белән бәхет үлчәмәдем,
Бәхетем ул - илем, милләтем;
Сөеп туймас җирем, суым, һавам,
Үз илемнән килми китәсем.
Җир кызы мин, үз милләтем кызы,
Үз илемнең гади кешесе.
Киткәндә дә җирдән, халкым
җырын җырлап
Гади генә килә китәсе.
Киткәндә дә җирдән китсәм иде
Бәхет-шатлыкларга күмелеп;
Сайрар кошларымны
тыңлый-тыңлый
Болын гөлләренә күмелеп.
Кабаным иртәсе

Тау артына посып кояш чыга,
Торды бераз тауга таянып;
Кабантауның башларына ябышып,
Күзен кысып, бераз шаярып.
Тау башында бераз басып торды
Табигатьнең алып сәламен.
Үзе бераз башын иеп торды -
Сәламнәрен әйтеп галәмнең.
Кабантауда басып торган килеш
Тирә-якка горур күз атты.
Нурын коеп, җылы нурларында
Кабанымны сөеп уятты.
Клавдия Максимова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев