Зәй офыклары

Кыш дәшә

Шәһәрдәшебез Мәслах Кашаповның ел фасылларына багышланган шигырьләре шактый. Сезгә аның кыш фасылына багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Кышым килгән ап-ак карлар белән,
Бураннары кат-кат урады.
Тәрәзәмә бизәкләрен ясап,
Көтелмәгән бәхет юрады.
Сагынганын кушып саф карларга,
Салкыннары үпте битемнән.
Сыенырга теләп куеныма
Тарткалады якам читеннән.
Чеметкәләп алды дусты итеп,
Колагымнан, битем очыннан.
Серләшергә теләп бөтерелде,
Зарыкканын әйтеп чып-чыннан.
Ап-ак карлар алды әйләндереп,
Сафлык өстәп тирә-ягыма.
Кулларымнан тотып тауга дәшә -
Тау шуарга яшьлек чагыма.

Мәслах Кашапов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: