Зәй офыклары

Людмила Барсукова: Өлкәннәр сез, өлкәннәрем, исән генә булыгыз!

Якташыбыз, җирле шагыйрә Людмила Барсукова иҗатын тәкъдим итәбез.

Людмила Барсукова 1971 елның 23 маенда Зәй районы Әхмәт авылының колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 1981 елда - Әхмәт башлангыч, 1988 елда Кадер урта мәктәбен тәмамлый. 1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетында белем ала. 2000 елдан Кадер авыл җирлеге башлыгы урынбасары булып эшли. 2003 елда читтән торып Казан технология университетын тәмамлап, эше буенча икенче югары белем алды.

Шигъри җанлы, җыр-моңга гашыйк кеше ул. Кадер авылы китапханәсе тарафыннан үткәрелгән шигырь, әдәби – музыкаль кичәләрдә актив катнашып, үз иҗатын авылдашларына җиткереп тора. Авылдашлары да үз чиратында аның шигырьләрен җылы кабул итәләр. Людмила Барсукова республика, районара бәйгеләрендә актив катнашып призлы урыннар яулый.

Аның иҗатын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Өлкәннәрем

Өлкәннәр сез, өлкәннәрем,

Җимешләрем, төшләрем!

Йөрәгегезгә май булсын

Минем назлы сүзләрем!

 

Яшь барса да, һаман сезгә

Киңәш сорап киләбез.

Сезнең алда баш иеп,

Мең-мең рәхмәт диябез.

 

Өлкәннәр сез, өлкәннәрем,

Исән генә булыгыз!

Бүгенгедәй шат елмаеп,

Сөендереп торыгыз!

Людмила Барсукова.

Фотолар гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: