Зәй офыклары

Людмила Барсукова: Нинди матур, сөйкемле Питрау кызы – Питрәшкә

Якташыбыз Людмила Барсукованың Питрау турында шигырен тәкъдим итәбез. Зәй районының Кашка тау итәгендә Питрау бәйрәме 12 июльдә кичке сәгать 5тә булачак.

Питрау бәйрәме
Питрау җитте, Питрау җитте,
Керәшенемнең бәйрәме.
Бу көнне зур бәйрәм ясыйк,
Кашка тауга кил әле.
Күп кунаклар килгән безгә,
Питрау бәйрәмен зурлап.
Бәйрәм күңелле узар,
Көн буе уйнап, җырлап.
Керәшенемнең бу бәйрәме –
Иң матурларның берсе.
Син дә дустым, читтә калма,
Кил, әйдә, үзең күче!
Нинди матур, сөйкемле
Питрау кызы – Питрәшкә.
Шундый уңган да үзе,
Өлгерә ул бар эшкә.
Питрау көнне табигать тә
Сихри көчләргә ия.
Себеркесе белән чабынсаң,
Сихәте бик тиз тия.
Питрау көнне иртүкторып
Болын-кырларга чыксаң,
Күп чирләрдән арынырсың
Чык белән битең юсаң.
Питрау тәкыясе үреп,
Башыгызга киегез.
Ул тәкыяне сакласаң,
Тыныч булыр өегез.
Питрау мәтрүшкәсе җыярга
Урман, кырларга барыйк.
Кошларның моңлы сайравын
Туйганчы тыңлап калыйк.
Керәшен кардәшләр җыелгач,
Күңелгә бигрәк рәхәт.
Бу бәйрәмне оештырган
Һәр кешегә зур рәхмәт.
Киләсе ел Питрауларына
Исән-сау булсак әгәр,
Кашка тауда күрешербез –
Киләсе елга кадәр.
Людмила Барсукова.
Кадер авылы.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: