Зәй офыклары

Мәслах Кашапов: Бик тә якын Зәем күңелгә

“Туган туфрагымнан көч алам” бәйгесенә старт бирелде. Шәһәрдәшебез Мәслах Кашаповның “Бик тә якын Зәем күңелгә” шигырен тәкъдим итәбез.

Мәслах Кашаповның “Бик тә якын Зәем күңелгә” шигыренең башыннан ахырына кадәр Зәй, туган якка мәдхия укыла. Һәркемгә туган ягы кадерле шул. Читкә киткәннәргә ул аеруча якын, самими.

Читкә китсәң, сагындыра туган яклар,
Шундый якын Зәем күңелгә.
Табигате гүя оҗмах түре,
Әйтерсең лә, охшаш тиң гөлгә.

Онытылмый икән бу гүзәллек,
Күңел, рухым сиңа талпына.
Сокландыра урман, су буйларың,
Хезмәт итә ягым, халкыма.

Күккә ашкан торбалары - маяк,
Зур ГРЭСы илгә данлыклы.
Зәй сулары диңгез-дәрья кебек,
Үзе җылы, үзе балыклы.

Туган ягым - яшел бишегем,
Кошлар сайрый язда һәм җәйдә.
Кемнең генә исе китми икән
Мәтрүшкәле кайнар бал-чәйгә.

Туган яклар ләззәт бакчасыдай,
Җил кызыннан сәлам җилгәрә.
Яшәүләргә иминлекләр өстәп,
Бәхет кенә кушып җибәрә.
Мәслах Кашапов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: