Зәй офыклары

Мәслах Кашапов: Ил язмышы солдат кулында

Җирле шагыйрь Мәслах Кашаповның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чираттагы шигырен тәкдим итәбез.

Солдатлардан ялкынлы кайнар сәлам

Солдатларга сәлам туган яктан,
Алар саклый илне һәр көнне.
Постта тора, автоматын тотып,
Антын саклый - кертми
беркемне.
Өстә - шинель, билгә каеш
бугач,
Туган илгә бозмый чын антын.
Ватанына тугры кала биреп,
Горур йөртә җирдә бар
халкын.
Дошманнарны кертми
туган илгә,
Ил язмышы солдат кулында.
Сәлам юллый кыю батыр егет,
Барлык өмет татар улында.
Туган якка хатлар юллап ул,
Үсмер чагын шундый сагына.
Кайтасылар килсә,
кайчагында
Борылып карый туган ягына.
Сәлам юллый дус-туганга,
кызга,
Авылындагы өлкән агага.
Автоматын тотып кулга алса,
Горурлыгы арта бер башка.
Ил сакчысы, сине илем сөя,
Син илемне көн-төн
саклыйсың.
Туган илнең имин-тынычлыгын,
Мылтык тотып, антны
аклыйсың.
Бәйрәм белән сезне,
солдатлар!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: