Зәй офыклары

Мәслах Кашапов: Матур яши Зәем, күрегезче, кыш айлары дәшә урманга

Шәһәрдәшебез, җирле шагыйрь Мәслах Кашапов – ватанпәрвәр, аның Зәйгә багышлап язган иҗат җимешләре шактый. Сезгә аның “Ялта-Зәй” чаңгы юллары турындагы чираттагы шигырен тәкъдим итәбез.

“Ялта-Зәй”гә илтә чаңгы юллары

Зәй каласы горурланып яши -
Чаңгычылар илгә билгеле.
Спорт белән якын булганнар -
Данлап тора алар ил-көнне.
Матур яши Зәем, күрегезче,
Кыш айлары дәшә урманга.
“Ялта –Зәй”нең чаңгы ярышыннан -
Спорт җыры күчә һәр җанга.
Чаңгычылар, әйдә, “Ялта-Зәй”гә,
Зәй каласы җиңеп дан алсын.
Яшьлек дәрте чаңгыларга күчеп,
Җиңү белән һәрчак макталсын.
“Ялта-Зәй”гә илтә кышкы юллар,
Ак карлары энҗе сибәләр.
Булдыралар безнең чаңгычылар,
Чаңгы шуып алар җиңәләр.
Рәхмәт сезгә, чаңгы сөючеләр,
Зәем даны ерак таралыр.
Сездәй уллар, кызлар бар чагында,
Чаңгычылар илдә дан алыр.
Мәслах Кашапов.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: