Зәй офыклары

Мәслах Кашапов: Сынауларга һәрчак кеше түзә, тик йөрәктә яшәү сынмасын

Зәйле, җирле шагыйрь Мәслах Кашаповның кыш аена багышлап язган чираттагы шигырен тәкъдим итәбез. Чыннан да, быел җиһанда чып-чын кыш.

Һич җәяүле буран туктый алмый

Ак кышның да була төрле чагы -
Салкын җилләр суык җилгәрә;
Зәхәрлеге белән өтеп ала да ул,
Чыдамлыгын куша җилләргә.
Бураннары шакый тәрәзәне,
Көннәр белән төннәр бутала;
Күз ачырмый суык өермәсе,
Буран җиле кардан сый ала.
Кар себерә җилләр дөнья буйлап,
Бөтен җиһан акка төренә.
Хуҗа була карлар падишаһы,
Кырыслыгы кыштан күренә.
Ул җәяүле буран туктый алмый,
Кар көртләре өя, тик тормый.
Кыш тудырган җилләр өермәсе
Бөтерелеп оча, нык дулый.
Туктый алмый кайчак кар бураны,
Бит очларын кинәт өшетә.
Зәһәрлеге белән кешелекне сыный,
Шуңадыр да һәркем яз көтә.
Чып-чын кышлар шулай буладыр ул,
Бураннары кышта сынасын.
Сынауларга һәрчак кеше түзә,
Тик йөрәктә яшәү сынмасын.

Мәслах Кашапов

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: