Зәй офыклары

Никифор Тукмачевның “Авылны сагынып” шигырендә – туган нигезне юксыну

Якташыбыз, шагыйрь Никифор Тукмачевның бүген туган көне.

Якташыбыз,  шагыйрь Никифор Тукмачевның шигырен тәкъдим итәбез.

АВЫЛНЫ САГЫНЫП 


Хәзер дә ягыла микән
Туган нигезнең миче
Урамга тарала микән
Кайнар ипинең исе.
    Беркайда юк авылымның,
    Айлы аяз кичләре.
    Авылга гына хас булган
    Кара мунча исләре.
Морҗалардан чыккан төтен
Күкләргә агыладыр.
Бәлки әле аулак өйләр
Безне дә сагынадыр.
Битләрем куеп назланам,
Җил иссә туган яктан
Анда югалткан бәхетне
Читтән эзләп кем тапкан.
    И, мактыйлар чит җирләрне
    Әйләнеп кайталар да
    Туган  җирдән җага якын
    Юктыр ул беркай
да да.
Оҗмах,
диләр, чит җирләрдә,
Булса-булыр
, шигем юк.
Анда минем милләтем юк,
Анда минем телем юк.

  Анда  минем моңнарым юк.
  Сыгылсам  терәгем юк.
  Анда яшәү теләгем юк.
  Чит оҗмах - кирәге юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: