Зәй офыклары

Никифор Тукмачевның “Ретро концерт” шигырендә – үткәннәрне сагыну

Якташыбыз, шагыйрь Никифор Тукмачевның шигырен тәкъдим итәбез.

РЕТРО КОНЦЕРТ

 

Ретро җырлар тапшырдылар
Тын да алмый тыңладым.
Бүген дә колакта чыңлый
Моңнары шул җырларның.
    Тамактагы төер эреп
    Әйләнде күз  яшемә.
    Сабый баладай үкседем,
    Сигез дистә яшемдә.
Без исән б
ит- тыңлаучы бар
Нигә "ретро "диләрдер? 
Заман җырларыннан якын
"Ретро" җырлар, нигәдер.
    Ретро түгел, безнең җыр ул,
    Гасырлардан килгән  җыр.
    Афәт,
сугыш михнәтләрен,
    Ачлыкларны җиңгән җыр!!!

Шушы җырларда саклана
Милләтнең бар байлыгы.
Шуңа табынып яшим мин-
Социализм калдыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: