Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Туган тел чишмәсе

Әнисә Хунафина: Татар күлмәге таҗы – башка япкан ак яулык.

Якташыбыз Әнисә Хунафина шигырен тәкъдим итәбез.

Ак яулык
Татар күлмәге таҗы –
Башка япкан ак яулык.

Ак яулыклы берәү
Килә чишмә юлыннан.
Тирә-якка нур сирпелә
Аның елмаюыннан.
Аклы күлмәк итәгендә
Җил шаяргалый,
Чиккән яулык читләрендә
Назланып карый...
Ак яулыклы әбиләр ул –
Сафлык билгесе,
Авырлыкка бирешмәгән
Намус көзгесе.
“Бәбкәм”, - диеп, йомшак итеп,
Сөйли минем әбием, 
"Каеп чиккән ак яулык
Бүләк итте," - ди бием.
“Кызым, сакла, каралтма,
Ак килен бул, югалтма,
Улыма бул тиң хатын,
Балаларга бул алтын.
Ходай насыйп итсен сезгә
Матур парлы тормыш,
Аңлап-санлап сез яшәгез,
Аермасын язмыш”.
Сандык төбеннән алды ул
Иске ак яулык,
Читләре сыпылган, тузган,
Югалмаган тик аклык.
“Эшләгәндә без яулыкны
Бәйли идек чөеп,
Ашлык суктык, урман кистек,
Бала үстердек сөеп.
Баштан төшмәде бу яулык,
Башкасы бит юк иде,
Ә тырышып эшләгәнгә
Гаиләбез тук иде.
Яшен суккан күк ватылды
Бәрәкәтле бу тормыш,
Сугышның ачы камчысын
Язган икән бит язмыш.
“Ак яулыклы сылуым,
Мин кайтырмын, елама,
Балабызны сакла бары,
Карт әнине ташлама”.
“Кайтырмын!”- дигән иде дә,
Тик кайта алмады шул,
Сөеп туймаган ярымны
Сугыш аямады шул...
Ак яулыкка сөртә идем
Яшьле - тозлы күземне.
Сынап карады язмыш,
Ай-һай, безнең түземне.
Фронт өчен, җиңү өчен
Ачлы-туклы эшләдек,
Авырлыктан канатканчы
Иреннәрне тешләдек...
Яулык тузды, теткәләнде
Юклык заманасында,
Тик аклыгы югалмады
Кешеләр каршысында.
Улым үсеп буйга җитте,
Өйгә килен төшердек.
Татар халык йоласы дип
Өеп чәк-чәк пешердек.
Бүләк иттем ап-ак яулык,
Бием әнием кебек,
Теләдем киленгә саулык,
Булма, дип, кызым, җебек.
Оныклар бүләк итәрсең
Тормышны дәвам итеп,
Кабул итеп ал яулыкны
Күңелеңә савап итеп.
Әби-бабайлар мирасы –
Яулык – йөзең аклыгы,
Иман нуры сал балаңа,
Артсын күңел байлыгы”.
Ак яулыклы берәү
Килә чишмә юлыннан,
Тирә-якка нур сирпелә
Әби елмаюыннан.
Әнисә Хунафина.

Рәзимә Кашапова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев